Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Әнисә Морозова сүзләренә караганда, алдагы елларда кабул ителгән програмнар нигезендә татар телен өйрәтү өчен 30дан артык интерактив уку әсбаплары эшләнгән.
15 әсбаб Бөтендөнья татар конгрессына “Татар иле” порталына урнаштыру өчен бирелгән. “Киләчәк” белем бирү стратегиясе кысаларында ике дәүләт теленә өйрәтү өчен яңа технологияләр булдырылган, татар халык әкиятләре җыентыгы чыгарылган, “Союзмультфильм”ның 29 мультфильмы татар теленә тәрҗемә ителгән.
Балалар бакчаларында татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча балалар һәм тәрбиячеләр өчен уку әсбаблары эшләнгән.
Татар телен өйрәтү нигезендә “Ана теле” проектын эшләүнең беренче өлеше тәмамланган. Ул дүрт өлештән тора.