Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта мәктәптәге атышта 26 кеше һәлак булган


АКШның Коннектикут штаты Ньютаун шәһәрендәге "Сэнди Хук" башлангыч мәктәбендә бер кешенең коралдан атуы нәтиҗәсендә 26 кеше үлгән, шуларның 20 – балалар. Ут ачучы 24 яшьлек Адам Ланза шунда ук җан биргән. Ул башта әлеге мәктәптә эшләгән әнисен үтергән, аннары мәктәпкә килеп ут ачкан.

АКШ президенты Барак Обама әлеге хәлдән соң американнарны берләшергә һәм киләчәктә мондый хәл кабатланмасын өчен чаралар күрергә чакырды.

Күп кеше булган урында ут ачу АКШта беренче генә очрак түгел. Июль аенда Колорадо штатаныда яшәүче кинотеатрда ут ачып 12 кешене үтергән иде. Октябрьдә Висконси штатында чиркәүдәге атышта алты кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG