Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда референдум уза


Мисырда яңа конституция өлгесе нигезендә референдум уза. Президент Мөхәммәт Мурси һәм аның тарафдарлары булган “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте вәкилләре әлеге документ илдәге демократик үзгәрешләргә нигез булачагын әйтте.

Мурсига каршы булган либерал һәм христиан оппозициясе исламчылар тарафыннан язылган конституцияне тәнкыйтьләп чыкты. Алар фикеренчә, бу өлге иреклекне, хатын-кызлар хокукларын һәм дини азчылыкны яклауны гарантияләми.

Алдагы көнне Каһирәдә Мурси тарафдарлары белән оппозиция демонстрацияләре узды.
XS
SM
MD
LG