Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә узган каршылык чарасында берничә дистә кеше тоткарланды


Бүген Мәскәүдә Лубянка мәйданында оппозиция сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итеп “Азатлык маршын” уздыруны күздә тоткан иде. Хөкүмәт бу чараны уздыруга рөхсәт бирмәде. Шуңа да карамастан бу акциягә халык килде. Полиция чарада 700гә якын кеше катнашты дисә, анда катнашканнар акциягә берничә мең кеше килүен әйтә.
Килүчеләрнең күпчелеге Соловецкий ташы янына чәчәкләр куюдан соң ук мәйданнан китә барды.

Лубянкага килгән оппозиция вәкилләре Сергей Удальцов, Алексей Навальный, Илья Яшин һәм Ксения Собчак шунда ук тоткарланган. Русия эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, алар рөхсәт ителмәгән чараны оештыручылар буларак тоткарланган. Чарада шулай ук Борис Немцов, Владимир Рыжкоы, Илья Пономарев һәм Дмитрий Гудков та булып киткән.

Полиция вәкилләре Лубянка мәйданыннан кешеләрне метрога таба куган. Берничә дистә кеше тоткарланган.

Полиция шулай ук Революция мәйданында митинг уздыру тырышлыкларына да чик куйган. Ул Мәскәү хакимияте белән килешенгән булган, әмма алдагы көнне мэрия рөхсәтне кире алган.
XS
SM
MD
LG