Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореяда Ким Чен Ир үлеменең бер еллыгын искә алалар


Төньяк Кореяда элекке башлыклары Ким Чен Ир үлеменең бер еллыгын искә алалар. Искә алу чаралары Пхеньянның бер стадионында уза. Анда Төньяк Корея хөкүмәте вәкилләре һәм хәрбиләр җыелган.

Чәршәмбе көнне Төньяк Корея Ким Чен Ир үлеменең бер еллыгы уңаеннан ерак арага хәрәкәт итә торган ракетаны уңышлы җибәрде. БМО иминлек көчләре, АКШ һәм аның беректәшләре бу гамәлне тәнкыйтьләп чыкты.

Ким Чен Ир узган елны 17 декабрьдә йөрәк өянәгеннән вафат булды.
XS
SM
MD
LG