Мисырда яңа конституция өлгесе нигезендә узган референдумда 56 ярым процент кеше аны яклаганы әйтелә. Бу хакта Reuters агентлыгына президент Мөхәммәт Мурсины яклаучы Ирек һәм гаделлек фиркасе вәкиле белдерде.
Килүчеләр күп булу сәбәпле, Мисыр хакимиятенә тавыш бирү өчен бирелгән вакытны озайтырга туры килде.
Референдумның берече өлеше Каһирәдә, Искәндәриядә һәм тагын сигез вилаятьтә узды. Башка төбәкләрдә ул киләсе шимбә үтәчәк.
Милли коткару фронты оппозиция коалициясе хакимиятне референдум барышындагы хәрәмләшүләрдә гаепләде.
Мурсига каршы булган либерал һәм христиан оппозициясе исламчылар тарафыннан язылган конституцияне тәнкыйтьләп чыкты. Алар фикеренчә, бу өлге иреклекне, хатын-кызлар хокукларын һәм дини азчылыкны яклауны гарантияләми.