Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы шартлауларда 11 кеше һәлак булды


Бүген Гыйракның төньягында булган берничә шартлауда кимендә 11 кеше һәлак булды.

Киркүк виләятенең Туз Хурмато шәһәрендәге шыгыйлар бистәсендә ике бомба шартлаудан дүрт кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган. Мосул шәһәре янында йөк машинасы шартлатылып җиде кеше һәлак булган.

Бу һөҗүмнәр өчен беркем дә үз өстенә җаваплылык алмады. Кичә Гыйрактагы шартлаулар һәм атышларда 18 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG