Accessibility links

Яңа хисап дөньяда 1,6 миллиард мөселман яшәвен күрсәтә


Җанисәпләр, сораштырулар һәм халыкны теркәүләр мәгълүматларына нигезләнүче яңа бер хисап дөньяда кайсы дин кешеләренең күпме булуын күрсәтә.

Вашингтондагы Pew Research Center чыгарган бу хисапка караганда, 2,2 миллиард кеше, ягъни җир шарындагы халыкның өчтән беренә якын өлеше үзен христиан дип атый. Икенче урында мөселманнар. 1,6 миллиард кеше үзләренең ислам динендә булуын белдерә.

1,1 миллиард кеше үзләренең бер дин белән бәйле булмавын белдергән. Шул ук вакытта аларның кайбер өлеше ниндидер дингә ышанса да, үзләрен теге яки бу дин белән бәйләргә теләмәгән. Үзләрен дин белән бәйләмәүче 700 миллионлап кеше Кытайда яши.

Бу хисап шулай ук Һинду динендәгеләрнең бер миллиард, Будда динендәгеләрнең 500 миллион, яһүд динендәгеләрнең 14 миллион булуын күрсәтә.

Хисап 2010 елда 230 илдә тупланган мәгълуматларга нигезләнә.
XS
SM
MD
LG