Accessibility links

Милли телләр кимсетелгән мәгариф кануны кабул ителде


Русия думасында утырыш бара
Русия думасында утырыш бара

21 декабрь көнне Русия думасы “Русиядә мәгариф турында” канун өлгесен өченче, соңгы укылышта раслады. Анда рус теленең дәүләт теле булуы һәм мәгарифтә аның “гарантияләнүе”, ә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм аларда белем бирү дә “кертелергә мөмкин” дип кенә әйтелә. Яңа канун киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керә.

Татарстан республикалардагы дәүләт телләрендә белем бирү яңа мәгариф кануныннан төшеп калмасын өчен тырышты. Татарстан үз тәкъдимнәрен башка төбәкләрдәге парламентларга җибәреп егермедән артык җирдән хуплау да алды. Русия думасы сәхифәсендә әлеге канунның ничек әзерләнүен тасвирлаган биттә Татарстан тәкъдимнәре дә бирелә. Татарстан үз тәкъдимнәренең иң әһәмиятлеләренең берсе итеп, “Русия ватандашларының ана телендә мәктәпкәчә, башлангыч, урта белем алырга һәм шул телдә Бердәм дәүләт имтиханын да бирергә хокукы барлыгын" канунга кертүне сорады.

Русия думасында икенче укылышта кабул ителгән канун өлгесенең 14-нче “Белем бирү теле” дип аталган маддәсендә, дәүләт теле буларак бары тик рус телендә генә белем алуның гарантияләнүе әйтелә. Ә милли телләргә килгәндә, “Русиядәге республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм бу телләрдә укыту кертелергә мөмкин”, диелә. Бу эшне республикалар үз кануннары белән җайларга тиеш булачак. Милли телләрдә укыту була калган очракта да Мәскәү республикаларга тагын ике чикләү сала. Беренчесе – республикалар федераль белем бирү стандартларыннан читкә чыкмаска, икенчесе – милли телләрдә белем бирү рус телен өйрәнүгә һәм бу телдә укытуга зыян салмаска тиеш.

Шулай да бу канун өлгесендә тагын ниндидер телләрнең гарантияләнүе турында әйтелә, ә ачык итеп күрсәтелми. 14-нче маддәнең беренче бүлегендә, дәүләт теле (рус теле) белән янәшә “мәгариф системасы тәкъдим иткән мөмкинлекләр кысасында тәрбия һәм белем бирү телен сайлау гарантияләнә” диелә. Бу юллар инглиз-рус телле һәм башка шундый элитар мәктәпләргә тел-теш тидерелмәсен өчен кертелгән мөгаен.

Әлеге маддәнең дүртенче бүлегендә “бу мәгариф кануны билгеләгән мөмкинлекләр кысасында” гына Русиядәге халыкларның туган телләрендә белем алу хокукы булуы турында әйтелә.

Канунда милли дәреслекләр турында да юллар бар. Дәүләт аккредитациясе узган мәктәпләрдә Русия регионнарының төбәк һәм этнокультур үзенчәлекләрен чагылдырган, туган телдә белем алу, Русия халыкларының әдәбиятларын туган телдә уку мөмкинлеге биргән дәреслекләрне кулланырга тәкъдим ителә диелә.

Әлеге канун өлгесе әзерләнгәндә, бу документка киләчәктә ата-аналарның телне һәм нинди телдә укытуны үзләренең сайлап алачагы турында юллар кертеләчәк, дигән сүзләр милли җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырган иде. Канунда болай язылса, мәгариф белгечләре, Казан шәһәрендә генә 700-ләп укытучының эшсез калачагын әйтте.

Ата-аналар теләген дә исәпкә алу яңа канун өлгесенең 44-нче маддәсендә беркетелгән. “Ата-аналар гомум урта белем алу төгәлләнгәнгә кадәр, баласы фикерен дә истә тотып, телне, укыту телен, факультатив фәннәрне сайлау хокукына ия” диелгән.

Татарстан канунга Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеген күз алдында тоткан юллар тәкъдим иткән иде. Әмма ул кермәгән. БДИга кагылган өлештә, туган телләрен һәм милли әдәбиятларны өйрәнгәннәргә бу фәннәрдән дә бердәм дәүләт имтиханы кертелергә мөмкинлеге генә әйтелә.

Татарстан үзенең яңа мәгариф канунын булдырырга җыена. Бу хакта Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия думасында мәгариф кануны икенче укылышта каралыр алдыннан, 17 декабрь көнне белдерде.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан бу канунның булачагы турында дума һәм федерация шурасы җитәкчелегенә җиткергән һәм анда Русия канунына керми калган Татарстан тәкъдимнәре дә урын алачак.
XS
SM
MD
LG