Accessibility links

“Time” АКШ президенты Барак Обаманы ел кешесе дип атады


Барак Обама
Барак Обама
АКШның “Time” журналы 2012 ел кешесе дип АКШ президенты Барак Обаманы атады.

Ел кешесен сайлауның соңгы өлешендәге намзәтләр арасында Пакстанда кыз балалар хокукларын яклаучы, быел Талибан сугышчылары тарафыннан каты яраланган 15 яшьлек Малала Юсафзай, Мисыр президенты Мөхәммәт Мурси, АКШ сәясәтчеләре Билл һәм Һиллари Клинтоннар, Yahoo! Ширкәте башлыгы Марисса Майер һәм Apple ширкәтен җитәкләүче Тим Кук та бар иде.

“Time” журналы 2008 елда да Обаманы ел кешесе дип атаган иде.

Былтыр “Time”ның ел кеше дөньяның төрле илләре буйлап хөкүмәтләргә каршы протест чараларында катнашкан аноним демонстрацияче булды.
XS
SM
MD
LG