Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Галимов: "Сүземне корылтайда түгел, сәхнәдән әйтәм"


Айдар Галимов корылтайда нигә сүз алмаган?
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:22 0:00

Айдар Галимов корылтайда нигә сүз алмаган?

Җырчы Айдар Галимов "Азатлык" радиосына дөнья татар конгрессының V корылтаена карата әйтелгән тискәре фикерләргә нормаль каравын әйтте. Аның белән әңгәмә 21 декабрь тирәсендәге шау-шудан башланды.

– 21 декабрь якынлаша, халык уйлана, борчыла, шәм, утын әзерләп куючылар бар икән. Ахырзаман була дигән сүзләргә ни диярсез, өстәмә мәгълүматларыгыз юкмы?

– Дөнья бетсә шәм, утын белән генә котылып буламы икән инде ул туганнар. Беренчедән, мин каядыр яшәгән кабиләләрнең календаре буенча фикер йөртү дөреслектән ерак тора дип уйлыйм. Дөньяны яраткан Ходай тәгалә бар һәм аннан башка бернинди кабилә дә, беркем дә бу көнне әйтә алмый. Моны бары тик Ходай тәгалә генә белә. "Ничек, ничек 21 декабрьгә карыйм инде, 22се минем сәхнәгә чыгасым бар", дидем шаяртып бу хакта еш сораучыларга.

Татарларның күбесенә хас сәер ышануларга, ырымнарга, кара мәчеләргә, буш чиләкләргә ничек карыйсыз?

– Әгәр дә шул кара мәчегә, буш чиләккә начар итеп, начар хәл булыр дип уйласаң, әлбәттә шулай булачак. Барысы да үзеңнән тора. Ул күренешкә ничек карыйсың бит. Дөнья мәчеләрдән, чиләкләрдән генә торса, бөтенләй икенче төрле булыр иде.

Әгәр, чыннан да шул көнне дөнья бетә дигән хәбәр таралса, беренче эш итеп ни эшләр идегез? Милләт, туганнар, якыннар өчен, өстегездә бурыч бармы?

– Һәрбер ир-атта бурыч бар инде ул. Гаилә, балалар, башлаган эшне дәвам итәр өчен беренче чиратта исән булырга, исән калырга кирәк. Дөнья бетә дисәләр дә, исән булырга тырышырга. Бу уңайдан ни өчендер күңелгә шундый фикер килде, минем күптән яздырып бетерелмәгән, студиядә эшләнмәгән җырларым бар. Алар ята да ята, тамашачыга, халыкка ишеттерәсе килә. Мин аларның бик матур җырлар икәнен дә беләм. Тик вакыт җитми. Бәлки ул вакытны табыр өчен бер атнадан дөнья бетә дигән хәбәр таратырга кирәктер. Әллә шунда ашыга башлар идекме икән? Еш кына әнә шундый бик кирәк эшләргә вакыт җитми. Ниндидер мәшәкатьләр, ниндидер зур-зур эшләр эшләп чабабыз да чабабыз. Көнен китереп әйтсәләр, берничә яңа, ишетелмәгән җырларны яздырып калырга тырышыр идем.

Зур-зур эшләр дисез, сез 6-9 декабрь көннәрендә Казанда үткән дөнья татар конгрессының V корылтаенда да катнаштыгыз. Анда булганнан соң нинди уйлар туды? Башка делегатлардан уңай фикерләр дә ишетелә, тискәреләр дә?

– Ул һәрвакыт шулай булачак. Гел уңай булса дөрес булмас иде.

Русия президенты Владимир Путин белән премьер-министр Дмитрий Медведевның татарлар җыелган корылтайга сәлам хаты юлламауларына ни диярсез?

– Ниндидер сәламнәр җиткерүдән генә, аны кычкырып укудан гына татар халкының язмышы кинәт кенә яхшыга үзгәрер дип уйламыйм. Шуңа күрә бик зур әһәмият бирергә кирәк түгел дип уйлыйм. Чөнки безнең эшне, булган проблемнарны беркем килеп чишмәячәк.

Айдар Галимов
Айдар Галимов
Конгресс корылтае ул барыбер ниндидер адым, нәтиҗә. Биш елга булган ниндидер этап. Шуңа күрә аны үткәрергә кирәк. Шундый матур иттереп зур масштабта үтүе үзе бер күрсәткеч. Әйе, аның беркайчан да уңай ягы гына булмаячак. Барыбер тискәре яклары табылачак. Конгресс корылтаемы, концертмы, башка эшләрме, бары тик уңай яктан гына торса дөрес тә булмаячак. Һәр нәрсәнең тискәре һәм уңай яклары була. Тискәресе булмаса, аны бетерү өстендә эшләргә эш тә калмаячак. Нәрсә эшләрбез аннары?

Корылтай җыелды, матур, тәртипле, югары дәрәҗәдә үтте. Нишлисең бит, кемдер сөйләп өлгергәндер, кемдер мөнбәргә барып җитә алмагандыр. Кемнедер ишеткәннәрдер, кемнедер ишетергә дә теләмәгәннәрдер. Проблемнар күп, җитәрлек. Әгәр дә биш елга бер тапкыр булса да төрле төбәкләрдән, төрле почмаклардан җыелу мөмкинлеге, урыны, сөйләрдәй мөнбәре бар икән, бу үзе бер нәтиҗә.

Сезгә сүз бирсәләр ни әйтер идегез?

– Беләсезме, миңа хәтта сүз бирергә ният тә бар иде. Берникадәр үкенеп тә куям, бәлки чыннан да сөйләргә кирәк булгандыр. Икенчедән, татар милләтенең проблемнарын тирәнрәк белгән миннән дә дәрәҗәлерәк, миннән дә олырак һәм мөхтәрәм кешеләр бар. Чыгыш ясауны шуларның вакытын алу дип кабул иттем. Миңа бит чыгыш ясар урын эзлисе юк, көн саен мөнбәр артында, көн саен сәхнәдә, кулымда микрофон. Әйтергә теләгәннәремне мин биш ел эчендә һәрвакыт әйтеп барам, конгресс корылтае эчендә генә түгел.

22 декабрьгә Казанга "Татар җыры"на киләм дидегез, ул сезнең өчен гадәти концертмы, әллә инде мөһим бер вакыйгамы?

– 13 тапкыр килгәнгә ул шундый зур сенсация, зур вакыйга дип әйтә алмыйм инде, гафу итегез. Елдан-ел ияләнеп тә китәсең, гомер буе шулай булган кебек. Бер уйласаң, ул алай да түгел. Сәхнәгә 13 тапкыр чыгасың икән, һәр елны исән булып килеп торгансың дигән сүз, әлбәттә бу вакыйга. Ул бит елына бер тапкыр гына була торган чара, җитмәсә 22 декабрьдә.
XS
SM
MD
LG