БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Сүриядә тынычлыкның тиз арада урнашачагын күрсәтүче ишарәләр күренми дип белдерде.
Елны йомгаклауга багышланган матбугат очрашуында Пан хөкүмәт белән гыйсъянчылар арасында инде 21 ай дәвам итүче низагны чишү максатында диалог билгеләре юк, диде.
БМО башлыгы шулай ук Пакстанда полиомиелит авыруына каршы вакциналар кадаучы хезмәткәрләрне үтерүне хөкем итте. Пакстанда өч көн эчендә бу эштә катнашучы сигез хезмәткәр үтерелде.
Бан шулай ук Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшенең тукталып торуы турында да әйтте. Фәлестин җирләрендәге яһүд төзелешләренә борчылу белдереп бу төзелешләр Фәлестин дәүләте төзү тырышлыкларын куркыныч астына куя, диде.