Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский һәм Лебедев иреккә ике ел алдарак чыгачак


ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский иреккә 2015 елда, Платон Лебедев 2014 елда чыгачак. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе прокурор мөрәҗәгате нигезендә аларны 13 елга иректән мәхрүм итү карарын 11 еллык карарга үзгәртте.

Прокурор әлеге мөрәҗәгатен җинаять кодексындагы үзгәрешләр белән бәйләде.

Ходорковский белән Лебедев 2003 елда кулга алынып алдашу белән акча үзләштерүдә һәм салымнардан качу гаепләүләре белән 2005 елда сигез ел төрмәгә хөкем ителгән иде.

2010 ел ахырында икенче җинаять эше кысаларында аларны 14 ел төрмәгә хөкем иттеләр һәм соңрак хөкем карарын 13 елга калдырдылар.
XS
SM
MD
LG