Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ятим балалар йортларындагы тормыш

Узган җомга Русия думасы Русиядәге ятим балаларны АКШ ватандашларына асрауга бирүне тыйган канун өлгесен раслады. Бу атнада аны Федерация шурасы раслар дип көтелә. Кеше хокукларын яклаучылар "Магнитский актына" җавап итеп ашыгыч рәвештә әзерләнгән бу сәяси карар меңнәрчә ятим баланы гаилә җылысында үсү мөмкинлегеннән мәхрүм итә, дип ризасызлык белдерә. Петербурда яшәүче фотограф Александр Беленький күп еллар буена Русиянең балалар йортларында балаларның тормышы турында фотолар төшерә. Сезнең игътибарга аның фотоларын тәкъдим итәбез.

XS
SM
MD
LG