Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия НАТО беректәшләре белән “Патриот” ракеталарын урнаштыру турында килеште


Брюссель – Төркия һәм аның НАТО беректәшләре Төркия белән Сүрия чигендә “Патриот” саклану системын урнаштыру турында килеште.

НАТОның шимбә көнне таратылган белдерүендә әйтелгәнчә, бу эштә Төркиягә Германия, Нидерланд һәм Кушма Штатлар ярдәм итәчәк. Германия ракеталарны Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә, Нидерланд – Аданада, Кушма Штатлар – Газиантеп шәһәрендә урнаштырачак.

Белдерүдә әйтелгәнчә, бу ракеталар фәкать саклану максатлары өчен урнаштырыла һәм һөҗүм гамәлләрендә кулланылмаячак.

Сүрия ягыннан даими утка тотулар һәм чик буена хәрби очкычлар килеп тору сәбәпле Төркия бу саклану системын урнаштыру турында инде берничә тапкыр сораган иде. Русия һәм Иран моны провакатив адым дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG