Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда хокук сакчысы булган хатын-кыз американ хәрбиен атып үтерде


Әфганстанның башкаласы Кабул шәһәрендә хокук сакчысы булган хатын-кыз американ хәрбиен атып үтергән. НАТО халыкара көчләр вәкиле хәбәр итүенчә, бу хәл полиция комплексында булган.

Кабул полициясенең җинаять тикшерүләре бүлеге җитәкчесе Мөхәммәт Заһир сүзләренчә, бу әфган иминлек көчләре хезмәткәрләренең коалиция көчләре хәрбиләренә “эчке һөҗүм”е очрагына керә.

Быел гына да мондый һөҗүмнәрдә ким дигәдә 52 НАТО идарәсе хәрбиләре һәлак булды.
XS
SM
MD
LG