Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамов хастаханәсе кунакханәгә әйләнерме?


Шамов хастаханәсе
Шамов хастаханәсе

Казанның Шамов хастаханәсе бинасын төзекләндереп биш йолдызлы кунакханә итәргә җыеналар. Казан дәүләт медицина университеты музее директоры Әлфия Тутаева фикеренчә, бинаның тарихын үзгәртергә ярамый, аны медицина үзәге итергә кирәк.

Казан үзәгендәге Шамов хастаханәсе дип аталган тарихи бинаның язмышы инде хәл ителгәнгә охшый. "Татарстанның үсеш корпорациясе" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ленар Якупов сүзләренчә, якынча ике-өч ел дигәндә хастаханә булган бина биш йолдызлы кунакханәгә әвереләчәк. 2013 елгы Универсиадага бинаның тышкы кыяфәтен рәткә китерәчәкләр. Аннары эчен төзекләндерәчәкләр.

Табиблар, Казан җәмәгатьчелеге, тарихи биналарга битараф булмаганнар Шамов хастаханәсе тирәсендә шау-шу башлангач, аның нинди дә булса берәр медицина үзәге булып калуын теләде. "Кабат хастаханә булса халыкка файдага гына", диючеләр дә, "Бәлки моннан медицина музее итәргә кирәктер", дип әйтүчеләр дә булды.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Шамов хастаханәсенең язмышы халыкара кышкы инвестиция форумы "Invest in Tatarstan 2012" вакытында хәл ителгән. "Татарстанның үсеш корпорациясе" һәм Малайзиянең "Aliran Adaman" компаниясе арасында килешү төзелгән. Малайзияләр инде кунакханәне проектлау эшенә керешкән, Казанда үзләренең бер бүлекләрен дә ачканнар. Алар бу эшкә 20 миллион евро акча кертергә җыена.

Күренекле сәүдәгәр һәм меценат Яков Шамов акчасына Казан үзәгендә халык өчен дип салынган хастаханә, 1910 елдан алып 2009 елга кадәр, төзекләндерүгә дип ябылганчы, үз вазифасын башкара. Әмма дүрт ел эчендә тарихи мирас һәйкәлен төзекләндерү эшенә керешүче булмый. Берничә тапкыр сатыла.

Шамов хастаханәсен сүрәтләгән тарихи фото
Шамов хастаханәсен сүрәтләгән тарихи фото
Татарстанның атказанган табибы, хирург Җәүдәт Гафуров: "Шәһәрдә тарихи биналарны тартып алып, безнең тарихи хәтеребезне юкка чыгару – мыскыллау булып тора. Моның белән килешергә ярамый", дип белдерә. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза. Гафуров сүзләренчә, халыкның үз фикере барлыгын күрсәтү өчен пикетлар оештырырга кирәк.

Казан дәүләт медицина университеты музее директоры Әлфия Тутаева фикеренчә дә, тарихи хәтерне юкка чыгарырга ярамый. "Бинаны Шамов нәкъ хастаханә итеп төзеткән, ул аны халыкка бүләк иткән, бәлки халык акчасы да аңа кергәндер. Шуңа күрә монда иң дөресе – берәр медицина үзәге ачу кирәк. Казан үзәгендә медицина үзәкләре юк түгел, бар. Әмма алар бик кечкенәләр. Аерым бер юнәлеш белән генә эшлиләр. Шамов йортында бөтен яклап та медицина тикшерүе уза торган үзәк ясасалар, халык бик-бик рәхмәтле булыр иде. Шамовның гасырдан артык яшәп килгән теләге дә җимерелмәс иде", диде Тутаева Азатлык радиосына.

Аның сүзләренчә, Казанның башка тарихи биналарындагы хастаханәләрнең дә хәле шәптән түгел, заман таләпләренә туры китереп төзекләндерергә вакыт җиткән.

Тарихи бина булуын белдергән язу
Тарихи бина булуын белдергән язу
Интернетта, Казанда болай да кунакханәләр җитәрлек, Универсиада һәм футбол чемпионаты узгач алар ярым буш булачак, дип фикер калдыручылар да бар. Шамов хастаханәсе биш йолдызлы кунакханә булачак һәм аның номерларының тәрәзәләре "Курчак театры"на карап торачак. Белгечләр Казанда эконом-класстагы отельләр җитешмәвен белдерә. "Персона Грата" туристлык ширкәте җитәкчесе Рамил Мифтахов сүзләренчә, бу хәл Казанда туристлыкның үсүендә киртә булып тора.

Шамов хастаханәсе республика күләм әһәмияттәге тарихи бина. Аның язмышы җәмәгать тыңлауларына чыгарылмады. е-Кazan.ru сайты: "Хәзер бу бина шәһәрдә яшәүчеләргә бернинди файда китермәсә дә, бары тик бер генә нәрсә куандыра - бинаны саклап калып булачак. Бинаны "Казан" кунакханәсе кебек җимерелеп беткәнче тота һәм аннан соң гына аның аянычлы язмышын кайгыртуга керешә ала иделәр", дип язды.
XS
SM
MD
LG