Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге татар этномәдәни мәктәп 15 еллыгын билгеләде


Мәскәүнең 1186нчы санлы мәктәбе укытучылары бүләкләүдән соң
Мәскәүнең 1186нчы санлы мәктәбе укытучылары бүләкләүдән соң

Узган атна Мәскәүнең 1186нчы санлы мәктәбе 15 еллык юбилеен уздырды. Татар этномәдәни юнәлешендә укыту һәм тәрбия алып барган мәктәп бәйрәме ике көн дәвам итте.

Беренче көннең беренче яртысында, мәктәптә кунаклар һәм мәктәп укытучылары катнашында “Күптөрле мәдәниятле дөньяда - мәктәптә заманча технологияләр куллану, белем бирүнең сыйфатын һәм шәхеснең уңышлы булуын тәэмин итә торган күрсәткеч ” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә мәктәп турында мәгълүмат белән директор Лемма Гирфанова чыгыш ясады. Аннан соң мәктәпнең юбилеена килгән кунаклар да, мәктәп укытучылары да кызыклы мәгълүматлар, укыту, тәрбия бирүнең серләре белән уртаклашты.

Дамир Хәйретдинов чыгыш ясый
Дамир Хәйретдинов чыгыш ясый
“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел” дигән дәреслекләр авторы Розалия Нигъмәтуллина, Самардан Радик Газизов, Чаллыдан Рәмзия Рәхмәтуллина,Сарытаудан Зәкия Салазкина, “Татар гаиләсе” оешмасы директоры Миләүшә Гайфуллина, Финляндиядән татар теле укытучысы Хәмидә Чайдам, Мәскәү педагогия университетыннан Ландыш Латфуллина, Мәскәү ислам университетыннан Дамир Хәйретдинов, Гөлфия Хәбибуллина, мәгарифне үстерү институтыннан Елена Скобелова Һәм башкалар чыгыш ясады. Очрашуда шулай ук “Сөембикә" журналыннан Гөлнур Хәсәншина да катнашты.

Хәмидә Чайдам
Хәмидә Чайдам
Чыгышларда төп фикер дип мәктәпләр үз максатларын татар зыялысын тәрбияләү, һәм туган телне саклап калуда күрүләрен әйтергә була.Түгәрәк өстәл утырышыннан соң кунакларга мәктәпне күрсәттеләр. Мәктәп музее, китапханәсе, спорт уеннары заллары кунакларга бик ошады. Ә инде конференциядән соң кунаклар Татарстанның вәкаләтле вәкиллегенә юнәлде. Анда аларны видеоконференция вакытында Татарстанның мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин сәламләде һәм мәктәпне юбилее белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында
Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында
Вәкиллектә Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 1186нчы санлы мәктәпкә һәм Мәскәүнең башка мәктәпләрендә укыткан татар укытучыларына Татарстанның дәүләт бүләкләрен, җитәкчелекнең рәхмәт хатларын тапшырды. Юбилей уңаеннан 1186нчы мәктәпкә видеокамера бүләк ителде.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин катнашында татар телен ничек укыту турында кызыклы һәм бәхәсле фикер алышулар да узды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Бәйрәмнең икенче көне тулысы белән 1186нчы санлы мәктәптә узды.

Кунаклар мәктәптә тантаналы утырышта катнаштылар һәм мәктәп балаларының чыгышларын карадылар. Мәктәп коллективы һәм кунаклар өчен бу бәйрәмдә Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең катнашу бигрәк тә онытылмаслык булды дип әйтергә була. Равил хәзрәт мәктәпне 15 еллык юбилее белән котлап 300 мең сум һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.


Лемма Гирфанова: "Ата-аналарга безнең мәктәпнең рухы ошый"

Соңгы вакытларда Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә булмасын мәктәпләрне дә югары уку йортларын да бер-берсе белән кушу, аларны эреләндерү сәясәте бара. Без директор Лемма ханым Гирфановадан 1186нчы санлы мәктәпкә бу шаукым кагылдымы дип сорадык.

– Аллага шөкер, юк. Без мәктәбебезне саклап кала алдык. Эшебезне шул ук юнәлештә алып барачакбыз. Безнең мәктәп бәйсез булып калды.

– Унар мәктәп бер түбә астына көчләп кертелгән вакытта, ничек холдинг, оптимизация дигән нәрсәләрдән читтә кала алдыгыз?

Лемма Гирфанова
Лемма Гирфанова
– Бәлки, берьяктан, безнең этномәдәни юнәлештә эшләвебез, икенче яктан, бездә 35 төрле милләт балалары укыганы да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Хакимият аңлады булса кирәк, каты басым ясамады. Бездә бит Урта Азиядән Мәскәүгә эш эзләп килгәннәрнең дә балалары укый. Ничек кенә булмасын, алар бездә милли мохитта белем ала. Без алардан Мәскәү балалары ясыйбыз дип дәлилләр китердем. Шул сүзләрем үтте бугай.

– Лемма ханым, мәктәптә күпме татар баласы укый?

– Мәктәп балаларының 45%ы татарлар, 28%ы урыслар, калганы башка милләт балалары

Аларның барысы да татар телен өйрәнәме?

– Татар телен балаларның барысы да укый, ул програм буенча шулай.

Ата аналар моңа ничек карый? Татарларны әйтмим инде, мәсәлән, урыслар?

– Әйбәт карыйлар. Алар бит этномәдәни юнәлештә эшләгән мәктәптә укыганнарын беләләр. Беркем дә каршы чыкканы юк. Хәтта татар телен өйрәнер өчен мәктәптән тыш укытучылар белән дә шөгыльләнәләр. Ата-аналарга безнең мәктәпнең рухы ошый, тәрбия бирүе ошый. Бездә укыган балаларның барысы дип әйтерлек югары уку йортларына укырга керә. Без төпле белем бирәбез.

Татар теле атнасына ничә сәгать керә?

Мәктәптә физкультура дәресе
Мәктәптә физкультура дәресе
– Кызганычка каршы, атнасына бары тик бер генә сәгатькә калдырдылар. Артык кертә алмыйбыз, ул бездән тормый. Хәзер менә дин нигезләре дәресе керә башлады, шуннан соң физкультура дәресләре дә атнага өчәр сәгать уза башлады. Анысы да програм буенча шулай таләп ителә. Ләкин без көннең икенче яртысында факультатив рәвешендә ана теле дәресләрен укытабыз.

Сөйләшәләрме соң татар телендә?

– Сөйләшәләр. Аларның “Исәнмесез!” дип әйтүләре дә йөрәккә сары май булып ята. Мин дә аркаларыннан сөеп узам , мәктәптә барысы да бары тик татарча гына исәнләшә.

– Мәктәптә барлыгы ничә бала укый?

– Бүгенге көндә 388 укучыбыз бар. Уку елы башланганда алар 400 иде. 12се гаилә сәбәпләре белән башка җиргә күчеп китте. Менә сентябрь аена тагы 50 бала көтәбез. 25 балалык әзерлек сыйныфы да ачтык.

Хәзер мәктәпләрдә балалар саныннан чыгып түләнә. Матди як ничек? Укытучыларның хезмәт хакы ни хәлдә?

– Бездә укытучылар әйбәт алып эшли. Уртача хезмәт хаклары 55 мең. Әле аның эшенә карап бирелә торган өстәмә түләүләре дә бар. Шуңа күрә укытучыларыбыз бик күңел биреп эшли.

– Инде юбилей, бәйрәмегез турында да бер-ике сүз әйтегез әле. Бүген сезгә төрлек төбәкләрдән күпсанлы кунаклар килгән. Алар белән элемтәләр ничек барлыкка килде?

Мәктәптә гимнастика дәресе
Мәктәптә гимнастика дәресе
– Без күптәннән инде шулай хәбәрләшеп торабыз. Башта Казандагы төрле чараларда очрашып танышкан идек. Аннан соң инде кайберләре үзләре килеп таба башлады. Чаллының Гали Акыш исемендәге гимназиясе белән без күптәннән дус. Алар безгә килә, без аларга барабыз балалар белән. Бергәләп шаяннар һәм тапкырлар очрашуы да, шигърият кичәләре дә уздырган бар. Сарытауга үзем бардым. Алга таба балаларны очраштыру турында планнар кордык әле. Менә кызганыч, Дмитровградтан килә алмадылар. Котлау гына җибәргәннәр.

– Сезгә бу бәйрәм уңаеннан котлаулар да бүләкләр дә күп килде шикелле?

– Аллага шөкер, эшләгән эшләребезне күрә беләләр, бәяли беләләр. Бик куанычлы булды. Фәрит Мөхәммәтшин килде, Татарстан бүләкләрен тапшырды. Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәтебез бик зур. Мәктәпкә ксерокс һәм акча бүләк итте. Безгә тырышып эшләргә генә кала.
XS
SM
MD
LG