Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада очкыч казасында ике кеше һәлак булган


Мьянманың көнчыгышында юлчыларны ташучы очкычның мәҗбүри төшүе сәбәпле, ике кеше үлгән, унысы яраланган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, көчле томан шартларында очкыч үз урынына төшә алмыйча, дөге корына утырган. 11 яшьлек юлчы һәм очкыч астына эләккән мотоциклчы һәлак булган.

Зыян күрүчеләр арасында пилот һәм дүрт чит ил туристы.
Барлыгы очкычта 63 юлчы булган, шуның 51 чит ил вәкилләре.

Очкыч Air Bagan.шәхси бирма ширкәтенә караган.
XS
SM
MD
LG