Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутатларын “Магнитский исемлегенә” кертү мөрәҗәгате сәхифәдән алынды


Русия ятимнәрен Америка ватандашларына асрамага бирүне тыйган канун өчен тавыш биргән депутатларны “Магнитский исемлегенә” өстәргә чакырган мөрәҗәгать АКШтагы Ак йортның сәхифәсеннән алынган. Мөрәҗәгатьне 50 меңнән артык кеше имзалаган иде.

Сишәмбе көнне сәхифәдә “Без халыклар” җәмәгать проекты кысаларында Русия оппозициясе координацион шурасын бетерү турында мөрәҗәгать урын алды. Аны инде 24 меңнән артык кеше имзалаган. Блогерлар һәм белгечләр бу берничә тапкыр тавыш бирү мөмкинлеге нәтиҗәсендә җыелган сан дип әйтә.
XS
SM
MD
LG