Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Гарәп илләре лигасының Сүриядәге махсус вәкиле Лахдар Брахими Димәшктә президент Бәшәр Әсад тарафыннан тыелмаган өч оппозицион төркем вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды.
Франс-пресс хәбәр итүенчә, Брахими белән демократик үзгәрешләр милли координацион комитеты башлыгы Хәсән Габдел Азим җитәкчелегендәге берләшкән вәкиллек очрашкан.
Комитетка берничә оппозицион төркемнәр, көрд оешмалары, социалистик фракцияләр керә. Алар Мәскәү белән тыгыз элемтәдә эшли һәм Сүриягә чит илнең кысылуына каршы чыга.
Комитет берничә ил тарафыннан бердәнбер Сүрия халкы вәкиле дип саналучы оппозицион милли коалициягә керми.
Хокук яклаучылар сүзләренчә, оппозиция көчләре сишәмбе көнне Төркия чигендәге Харем шәһәрен басып алган. Димәшк һава аланы янында бәрелешләр дәвам итә.