Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы театры шәһәрнең йөзе булачагына ышана


“Кызлар, ишек ачыгыз!” спектакленнән күренеш ()
“Кызлар, ишек ачыгыз!” спектакленнән күренеш ()

Быел Чаллы татар драма театры спектакльләрен 36 меңнән артык тамашачы караган. Театрдагы урыннарның бары ике йөз генә булуын исәпкә алганда, бу шактый югары күрсәткеч.

Чаллы театрының бүгенге иҗаты, эшчәнлеге хакында без драматург Равил Сабыр белән әңгәмә кордык. Равил әфәнде озак еллар Татарстан, Чаллы матбугатында журналист булып эшләгән кеше, хәзерге чорда шушы театрның әдәби бүлек мөдире. Ни өчен журналистиканы ташлап сәнгатькә кереп китү турындагы сорауга, Равил әфәнде болай дип җавап бирде:”Туфан абый Миңнуллин җир җимертеп эшләп йөргән чагында миңа, әгәр драматург буласың килсә, син театр янында булырга тиеш диде".

– Равил әфәнде,ел тәмамланып килә. Татар театрлары арасында иң яшьләрдән саналган Чаллы театрының башкарган һәм инде якында торган эшләрен күрсәтеп китсәгез иде?

– Минем карашка, 2012 ел театр өчен уңышлы булды. Быел безне 36 меңнән артык кеше килеп күрде. Дөрес, 40 мең тамашачы җыю ихтималы да булгандыр. Безнең максат, бурыч – алга таба да спектакльләргә йөрүчеләр санын арттыру. Бу юнәлештә эшебез дә бар. Октябрь аенда гына театрның сәхифәсен булдырдык. Аны chelnyteatr.ru аша карарга мөмкин. Биредә татар һәм урыс телләрендә театр турында шактый мәгълүмат тупланган. Бу сәхифәне фото-видео материаллар белән баетабыз, монда инде 60лап язма эленде. Артистларга кагылышлы мәкаләләр дә күп. Хәтта безнең сәхифәдән “Азатлык” радиосы сәхифәсенә дә күчәргә мөмкин.

Равил Сабыр
Равил Сабыр
Узып баручы ел иҗади вакыйгаларга да бай булды. Әле атна-ун көн элек без Казанда булдык. Анда VI Бөтенрусия фестивале узды һәм төрле төбәкләрдән 16 яшь режиссер үз эшләрен күрсәтте. Биредә безнең вәкил, шактый танылган актриса Чулпан Казанлы катнашты. Чулпан “Кызлар, ишек ачыгыз!” дигән, яшьләрнең тулай торактагы тормышын чагылдырган җиңелчә комедия әзерләде. Режиссер сыйфатында үзен сынап караган Чулпан Казанлының эшен Казан, Уфа, Мәскәү, Петербур калаларыннан, башка төбәк белгечләре, артистлары карады. Алар бу юнәлештә Чулпанның зур хезмәтен таныды һәм инде алга таба да бу юнәлештә эшен туктатмаска тәкъдим иттеләр.

Яшь режиссерлар димәктән, хәзер Чаллы театрында берьюлы ике спектакль әзерләнә. Баш режиссер Фаил Ибраһимов башкорт драматургы Салават Әбүзәрнең “Хыялый” лирик комедиясен әзерли. Бу спектакль Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинованың юбилеена багышлана һәм премьералар 26,27, 28 декабрь көннәрендә күрсәтелә. Кызганыч, халык бу комедиягә билет алырга килә, ә билетлар сатылып беткән инде. Шуңа тамашаларны гыйнвар аенда дәвам итәрбез дип ышандырабыз.

Икенче спектакльне Уфадан килгән яшь режиссер Альберт Гаффаров чыгара. Япон язучысы Коба Абеның “Комлыктагы ханым” романы нигезендә мин “Ком ял итми” дигән исем белән инсценировка язган идем. Бу инсценировка “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә проза әсәрләрен сәхнәләштерүдә җиңү яулаган иде. Бу тамашаны беренче тапкыр март аенда күрсәтергә исәплибез.

– Равил әфәнде, сез аз гына алдарак Башкортстан драматурглары, режиссерлары белән эшләү турында әйттегез. Чаллы театрының Башкортстан сәнгатькәрләренә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе нидә?

Альберт Гаффаров
Альберт Гаффаров
– Альберт Гаффаров – Фәрит Бикчәнтәев укучысы. Ул үзебезнең татар егете, аның тору урыны гына Уфада. Уфага китеп “югалмасын” дип әйтик инде, аннан соң артистларыбызның яңа режиссер белән эшләп карау теләкләрен дә истә тоттык һәм чакырдык. Алда әйтелгән япон авторының әсәре гаять фәлсәфи, тирән мәгънәле. Бу әсәр хакында таныш режиссерлар белән дә фикерләшкән идем. Алар миңа, Равил, бу әсәрдән татар тамашачысы карарлык спектакль чыгаруга әлегә әзер түгелмен дигәнрәк фикерләрне әйттеләр. Ә менә Альбертның бу эшкә теләге бар иде, шуңа без аны чакырдык.

– Менә 20 елдан артык инде Чаллы тамашачысы да, артистлар да, җитәкчелек тә шушы театр бинасыннан канәгать түгелләр. Бу проблемны шәһәр, республика күләмендә күтәреп торалар. Әлеге бина театр өчен төзелмәгән һәм инде чын бинага күчү өмете бармы?

– Аның бинасы начар түгел бит. Чөнки аны элекке КПССның район комитеты үзләре өчен төзеткән . Хәтта монда зал да бар, әмма сәхнә юк. Артистлар шушы залның бер почмагында уйнарга мәҗбүрләр. Тамашачы кәнәфиләре өстәрәк, ә сәхнә дигәнебез аста калган. Артистлар уйный торган урынны беренче тапкыр күргән Альберт Гаффаров шаккатты, аның кашлары өскә сикерде, монда ничек спектакль куеп була икән дип тел шартлатты.

Чаллы татар драма театры бинасы
Чаллы татар драма театры бинасы
Соңгы елларда театрлар сәхнә алышалар. Без гастрольгә китәбез, кемдер безгә килә. Безнең шушы кечкенә почмак өчен әзерләгән декорацияне Камал театрына куйгач, кеп-кечкенә булып күренә. Шундыйрак сәбәп белән камаллар да бездә тамаша күрсәтә алмый. Гомумән, аларның яңартылган “Зәңгәр шәл”ен Чаллыда күрсәтерлек сәхнә юк. Башка театрлар белән дә сәхнә алышуда кыенлыклар булып тора. Безгә тамаша белән килүчеләр тулы декорацияләрен урнаштыра алмый. Ишек урынына тишек кенә уела яки чорма урыны билгеләп кенә куела. Алга таба да бу бинада эшләү театр эшенә каршылык, аякка тагылган мең тонналы гер, тормоз булып кала. Бу проблем шәһәр, республика җитәкчеләренә дә мәгълүм. Алардан “Универсиада узсын” дигән җаваплар ишетелә. Аннан инде футбол беренчелеген уздырыйк диярләр, аннан тагын ни дә булса килеп чыгар. Казанда бик күп объектлар төзеп, Чаллыны читтә калдыру беркадәр гаделсезлектер һәм үпкәләтәдер дә. Ләкин без ышанып яшибез. Театр шәһәрнең йөзе һәм символы булырга тиеш бит.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш
Равил Сабыр әйтүенчә, Чаллы татар драма театры киләчәктә дә Татарстанның башка шәһәрләренә, авыл районнарына һәм дә татарлар яшәгән башка төбәкләргә чыгарга җыена. Шушы көннәрдә генә Чаллы театрына Татарстан мәдәният министрлыгыннан һәм “Төрксой” җәмгыятеннән шатлыклы хәбәр килеп ирешкән. Аларны Төркиянең Конья каласында узачак “Мең сулыш – бер тавыш” дип аталган төрки халыклар фестиваленә чакырганнар. Чаллыларның нинди спектакль алып барулары әлегә хәл ителмәгән. Шулай да “Хәят” спектакленә өстенлек бирү ихтималы бар,чөнки бу әсәрдә милли төсмерләр күп диләр.”Хәят” – Чаллы театрын киң һәм матур итеп күрсәтә торган спектакль дә.

Чаллы театры артистларының эшенә ел азагында югары бәя бирелде. Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Инсаф Фәхретдиновка Татарстан хөкүмәте гранты тапшырылды. Аннан алда гына театр артисты Энҗе Шиһапова татар театрын үстерүгә керткән өлеше өчен Дамир Сираҗиев исемендәге бүләккә лаек булган иде.
XS
SM
MD
LG