Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда халыкның күпчелеге референдумда яңа конституция өлгесен хуплаган


Мисырда үзәк сайлау комиссияе яңа конституция референдумын игълан итте. Тавыш бирү урыннарына ким дигәндә 33% халык килгән. Аларның 64% яңа конституция өлгесен яклап чыккан.

Өлге күпчелек исламчылар тәшкил иткән конституцион мәҗлес тарафыннан эшләнгән. Либреаль оппозиция бу документ хатын-кызлар һәм азчылыклар хокукларын якламый дип белдерә. Президент Мөхәммәт Мурсига каршы булучылар озак вакытлы протест чаралары уздырды һәм референдум вакытында хәрәмләшүләр булуын әйтә.

Яңа конституция парламент сайлаулары уздыруны күздә тота. Ул ике айдан соң үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG