Accessibility links

Казанда буран: очкычлар килми, тыгыннар арта


Казанда буран сәбәпле машина тыгыннары сузылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Төнлә башланган җил-буран һәм күп кар төшү нәтиҗәсендә Казан урамнарында иртәдән бирле берничә чакрымлы тыгыннар хасил булды.

"Яндекс. Пробки" хезмәте Казандагы тыгыннарны 8 баллга бәяли. Иртән һәм көндез бу саннар 9-10 баллга җитә иде. Көн буе яуган кар аркасында 20 машина казасы теркәлгән. Машиналар сәгатенә 7-10 чакрым тизлек белән бара. Яңа Савин районы, үзәктәге урамнар, “Миллениум” күпере, Ленин һәм Киров дамбалары тирәсендә машиналар саны шактый.

​Һава торышы начар булганга күрә, Казан һава аланы да бәлагә тарыган. Иртәнге сәгать җидедә Мәскәүгә очасы рейс тугыздан соң гына очып китә алган.

Бигеш һава аланы да очкычлар кабул ителми дип белдерде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза. Мәскәүдән Бигеш һава аланына килергә тиешле ике очкычның берсе Бөгелмәгә, икенчесе Уфадага төшәргә мәҗбүр булган.

Казанда юл тыгыннары
Казанда юл тыгыннары

Буран аркасында кичке тугызга кадәр Казанга йөк машиналары кертелмәячәк. ЮХИДИ машина йөртүчеләргә кирәксезгә юлга чыкмаска киңәш итә.

Синоптиклар секундына 15-20, урыннары белән 20-25 метр тизлекле җилнең дәвам итәчәген фаразлый. Киләсе ике көн дәвамында Казанда кар яву туктамаячак. Метеорология үзәге начар һава шартлары турында кисәтә.

Казанда юл тыгыннары
Казанда юл тыгыннары
XS
SM
MD
LG