Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетия мөфтие урынбасары атып үтерелгән


Төньяк Осетия мөфтие урынбасары Ибраһим Дударов үтерелгән. Аның мәете чәршәмбе кичен Владикавказ-Чми юлында машинада табылган.

Мәгълүматларга караганда, билгесез кешеләр өенә кайтып барган Дударовның машинасын туктатып аңа атканнар һәм качканнар.

Төньяк Осетия мөфтие Морат Гацалов бу һөҗүмне Дударовның мөселманнар диния нәзарәтендәге эшчәнлеге белән бәйли.
XS
SM
MD
LG