Accessibility links

Конституция мәхкәмәсе Геннадий Гудковның шикаятен канәгатьләндермәде


Русия конституция мәхкәмәсе Геннадий Гудковның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда бетерүләре турындагы карарның канунсызлыгы шикаятен канәгатьләндермәде.

Мәкхәмә парламентның түбән пулаты карары Русия югары мәхкәмәсенә шикаять ителә алуын әйтә. Әлеге мәхкәмә карар чыгарганчы Гудковта депутат кагылсызлыгы статусы саклана. Шикаяте канәгатьлндерелгән очракта ул кабат депутат вазифасына кайтарылырга тиеш булачак.

Гудков әлеге карар белән канәгать булмавын әйтте һәм югары мәхкәмә дә аның шикаятен канәгатьләндермәсә ул инде Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәк.
XS
SM
MD
LG