Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция машина йөрешендә катнашкан мөселманнарны эзәрлекли


Ленар исемле егетнең машинасын алып китеп баралар.
Ленар исемле егетнең машинасын алып китеп баралар.

Казанда полиция, шәһәрдән читтә мөселман язулы әләмнәр белән машинада үткән егетләргә каныга, аларның машиналарын алып китә, көч куллана.

"Раян" төркеме җырчысы Азат Адиев сүзләренчә, соңгы ике көндә генә полиция бер сәбәпсез унлап машинаны түләүле машина туплау урыннарына (штраф стоянкаларга) алып киткән. Мөселманнар полициянең канун бозуына шикаять итеп мәхкәмәләргә яза, адвокатлар җәлеп итә. Азатлык радиосына бу хакта Азат Адиев сөйләде:

– 27 декабрь көнне без, бик күп мөселман егетләре ЮХИДИның үзәк бинасына җыелдык. Бу соңгы ике көндә генә юлда туктатып, йә ишек алдына куелган җирдән машиналарны алып киттеләр. Бу хәлләр 22 декабрь көнне әләмнәр белән юлдан үткән өчен дип уйлыйбыз. Монда мөселман егетләр тарафыннан бернинди канун бозу да, тәртип бозу да булмады. Алар шәһәрдән читтә бер кардәшне каршы алган вакытта берничә чакрым әләмле машиналар белән үтте. Шәһәргә кергәндә әләмнәрне төреп куеп өйләренә кайтып киттеләр.

22 декабрьдә шәһәр читендәге машиналар
22 декабрьдә шәһәр читендәге машиналар
Юлдагы видео камералар төшергән рәсемнәрдә күренгән машиналарны хәзер алып китәләр, хуҗаларына бәйләнәләр. Кемнедер өенә килеп кул богавы кидереп алып китәләр. "Ихлас" мәчетенең имамы Рөстәм хәзрәт һәм Әхмәт хәзрәтне кичә машинадан көч белән чыгарып, богаулап полиция бүлегенә алып киттеләр, хәтта берсенең кулын да авырттырдылар. Соңыннан гына гафу үтенеп полиция бүлегенннән чыгарганнар.

– Интернетта егетләрне машинадан көч кулланып сөйрәп чыгарырга тырышалар, хәтта күз яшьләндергеч газ да кулланалар дигән хәбәрләр бар. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Канунга күрә, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны туктатканда ни сәбәпле туктатуларын әйтергә тиеш. Ләкин бу өстән төшкән күрсәтмә булганга, алар үзләренең гамәлләрен аңлата алмый, теләсә нинди сәбәп табып алып китәргә тырышалар. Монда коточкыч башбаштаклык бара.

Чыннан да газ сиптерелде, әмма балон буш булган. Алар әнә шул юл белән егетләрне машинадан чыгарырга теләгән. Гомумән алганда, машиналарны түләүле машина туплау урыннарына, үзләрен полициягә алып китәләр. Полициянең каныгуы алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм. Йөрештә 20-ләп машина катнашкан иде. Бу канун бозулар турында бик күп шикаятьләр язылды, видеолар төшерелде. Мөселманнар Татарстан Югары мәхкәмәсенә һәм район мәхкәмәләренә шикаятьләр яза. Ниятебез бу эшне ахырына кадәр җиткерү, зурга җибәрү. Бу эшкә адвокатлар да җәлеп ителде. Алар арасында мөселман булмаган адвокатлар да бар. Бу көннәрдә канун бозулар нәкъ канун саклаучылар тарафыннан бара.

– Кайбер интернет сәхифәләр "Хизб ут-Тәхрир" әләмнәре җилфердәгән дип язды.

– Бу әләмнәрнең "Хизб ут-Тәхрир"гә катнашы юк. Бу ислам әләмнәре. Хәдисләр буенча карасаң, мондый әләмнәр пәйгамбәребез вакытында ук исламда булган. Бу әләмнәрдә “Лә иләһа илләллаһ Мөхәммәд рәсүлүллаһ” дип язылган. Бу ислам әләмнәре. Әмма бу әләмнәрне дөньяда беренчеләрдән булып "Хизб ут-Тәхрир" күрсәтте. Бу хәзер "Хизб ут-Тәхрир"ныкы гына түгел, ә аны бөтен ислам илләрендә дә кулланалар. Исламда күпчелек каралы-аклы, йә аклы-каралы әләмнәр кулланыла.
XS
SM
MD
LG