Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 йомгаклары: Яшьләр тормышы


Рөстәм Исхакый
Рөстәм Исхакый

Азатлык хәбәрчесе Рөстәм Исхакый узган елда татар яшьләренең уңышлары һәм борчулары турында сөйләде.

Азатлык хәбәрчесе Рөстәм Исхакый узган елда татар яшьләренең уңышлары һәм борчулары турында сөйләде.

– 2012 ел татар яшьләре өчен кызыклы булды дип әйтә алам, чөнки алар башкача эшли башлады, дөньяга башка төрле карашлары барлыкка килде. Алар инде кемнеңдер эшләгәнен көтеп тормый, үзләре яңа проектлар, яңа эшләр башкара. Мәсәлән, шул ук татар музыкасы, татар видеолары өлкәсендә дә яшь видео-операторлар барлыкка килде һәм алар елның иң якты йолдызлары булды. Алар аша, мәсәлән, Илшат Рәхимбай аша татар яшьләренә яхшы таныш бик күп текә клиплар барлыкка килде. Шул ук Индива башкаруында, шул ук Mauzer-Sax дигән яшь саксофончының яңа клибы чыкты әле күптән түгел генә. Популяр музыка язучы яңа музыкантлар да барлыкка килде быел. Мәсәлән, Айнур Шәрәпов. Бөтен яшь популяр башкаручылар анда яздыралар хәзер.

Ә инде зур проектларга килгәндә татар яшьләренең ниндидер зур яңа проектлары барлыкка килде дип әйтеп булмый. Булган проектларны яңарту эше барды. Алар, мәсәлән, шул ук музыка өлкәсендә, шул ук татар яшьләре форумы, татар яшьләре көннәре дисеңме, алар булганны тагын да камилләштерергә тырыштылар.

Тик күңелне борчыган нәрсәләр дә бар. Без аның турында күптән түгел Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр белән дә сөйләштек. Алар рэп укыйлар һәм татар чараларын алып баралар. Татар яшьләре, гомумән татар теле кулланылышын киметә башладылар. Күңел ачуларда, урамда татар яшьләре русча сүзләрне күбрәк кыстыра башладылар быел. Бу Татар яшьләре көннәрендә дә сизелде быел. Бу турыда Азатлык радиосы сәхифәсендә язуыбызга чараны оештыручылар бераз үпкәләсә дә бу чынбарлык иде. Татар чараларында да сәхнәдә татарча көйләр, татарча сүзләр яңгыраса да, залда тамашачылар арасында яшьләр нигәдер күбрәк русча сөйләшә.

– Күп кенә яңа клиплар, яңа җырчылар пәйда булды дидең, ә татар яшьләре арасында музыканың төрлелеге арттымы, яңа юнәлешләр барлыкка килдеме?

– Быел андый яңа юнәлешләр гомумән алганда артты. Яңа талпынып караучылар булгангадыр, бәлки. Әмма алар бик әз. Элекке елларда татарча рэп, хип-хоп, рок юнәлешләрендә яңа кешеләр барлыкка килгән иде. Ә быел, гомумән алганда, юк диярлек, чөнки быел яшьләр кайда үзеңне күрсәтеп булса – шул якка күбрәк басым ясадылар. Хәтта поп стилендә иҗат итеп быел гына чыккан яшьләр Татар җыры фестивалендә дә алтын барс алдылар. Бу гаҗәп күренеш булды инде.

Монда хәзер шундый мәсьәлә килеп басты – иҗатны һәр юнәлешне дәвам итәр өчен акча табарга кирәк. Яшьләр хәзер күбрәк үз-үзләренә генә ышаналар, дәүләттән биргәнне, кемдер китереп биргәнне көтеп ятмыйлар, үзләре булдыралар хәзер. Үзләре концерт ясый, үзләре дискәтүк ясыйлар, кибет ачалар яки башка берәр бизнес башлыйлар. Музыка өлкәсендә дә шул.

Рөстәм Исхакый белән тулы әңгәмәне аудиоязмада тыңлагыз.
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:14 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG