Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә Мөхәммәд пәйгамбәр турында комикс китабы чыкты


Франциянең "Charlie Hebdo" сатира журналы Мөхәммәд пәйгамбәр турында комикс китабын чыгарды. Аның тышында чүл аша дөяне алып барган пәйгамбәр сүрәтләнгән. Аның авторлары бу басманың көнбатышта пәйгамбәр турында берни билгеле булмавы сәбәпле кирәклеге белән аңлата.

Басманың баш мөхаррире Стефан Шарбонье әлеге китапның мөселманнарны мыскыл итмәячәгенә өмет белдерде. Китапның бәясе 6 евро.

Атналык "Charlie Hebdo" журналы Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән рәсемнәрне дә бастырган иде. Шуннан соң аның офисына һөҗүм булды, басманың баш мөхаррирен әле дә сакчылар саклый.
XS
SM
MD
LG