Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үз балаларыннан үч ала


Ишимбай кызы Светлана Яковлева хәзер төрмәдә. Бу ике кызы чуаш гаиләсендә асрамада. бер кызын буып үтергән. Олы малае АКШта асрамада. Кечкенә малае төрмәдә туган.
Ишимбай кызы Светлана Яковлева хәзер төрмәдә. Бу ике кызы чуаш гаиләсендә асрамада. бер кызын буып үтергән. Олы малае АКШта асрамада. Кечкенә малае төрмәдә туган.

2012 елның 28 декабрендә Русия президенты Путин яңа канунга кул куйды. Бу канунга күрә 2013 елның 1 гыйнварыннан АКШ ватандашларына Русиядән ятим балаларны асрауга алу тыелды. Әлеге канун Русиядә шактый зур ыгы-зыгы тудырды. 13 гыйнварда оппозиция Мәскәүдә бу канунга каршы йөреш үткәрергә җыена.

Әлеге канунны интернетта төрле исемнәр белән атыйлар – "Дима Яковлев" кануны, "АнтиМагнитский" кануны, "Ятим балалар турында" канун, "Ятим балаларга каршы" канун, "Кеше ашаучылар" кануны, "Балалардан үч алу" кануны һәм башкалар.

Хәтта Русия хөкүмәтенең кайбер министрлары да бу канунга каршы чыкты: чит ил эшләре министры Сергей Лавров, вице-премьер Ольга Голодец, финанс министры Антон Силуанов, мәгариф министры Дмитрий Ливанов, министр Михаил Абызов. Хәтта премьер-министр Дмитрий Медведев та бу канунны хупламаган, диләр.

Кем соң ул Магнитский?

Сергей Магнитский – Одессада туган, Мәскәүдә яшәгән юрист, адвокат. Ул эшләгән фирманың акчаларын Салым инспекциясе түрәләре урлый. Алар һәм аларның ярдәмчеләре дистәләгән миллиардларны Русиядән чыгарып, чит илләрдә фатирлар, затлы йортлар, башка мөлкәт алалар. Магнитский бу эшләрне ачып сала, әмма прокуратура, полиция, бу салым инспекциясе кешеләренә каршы җинаять эше ачасы урынга, Магнитскийның үзенә каршы җинаять эше ача. Магнитскийны тикшерү вакытына төрмәгә ябалар һәм ул төрмәдә 11 ай утырып үлә.

Светлана Яковлеваның кызлары Оксана һәм Женя асрамага алынган гаиләдә
Светлана Яковлеваның кызлары Оксана һәм Женя асрамага алынган гаиләдә
Бу хәзерге Русия өчен әллә нинди гаҗәеп бер хәл түгел, әлбәттә, мондый Магнитский кебекләр бик күп, кайсылары төрмәдә утыра, кайсылары төрмәдә үлеп-үтерелеп җирләнгән инде, кайсылары инде төрмәдә утырып та чыктылар. Русиянең хәзерге төрмәләрендә нинди аяныч хәлләр бара, аны күп кешеләр белә.

Магнитскийны кыйнап та үтергәннәрдер, бәлки, кем моңарга гаҗәпләнә? Урыс төрмәләрендә бу гадәти нәрсә. Әмма төрмәләрдә утырган башка Русия адвокатларыннан, юристларыннан, эшмәкәрләрдән, гади кешеләрдән Магнитскийны бер нәрсә аера – ул урыс фирмасында түгел, чит ил фирмасында эшли. Аның хуҗалары, мондый хәлләр башлангач, Русиядән качып китә һәм чит илләрдә Магнитскийны яклап информацион кампания ачалар. Магнитский әле исән була ул вакытта. Төрмәгә кадәр сау-таза булган Сергей Магнитскийның саулыгында зур проблемнар күренә башлый.

Магнитский 2009 елның 16 ноябрендә үлеп китә. Аяныч хәл – яшь кеше, 37 яшендә, акыллы, гаиләсенә күп файда китерүче профессионал – тикторыштан үлә яисә үтерелә. Информацион кампания барганга күрә, бу үлемнән соң тикшерүләр китә – бу үлемдә кем гаепле? 3 елдан артык бу тикшерүләр бара һәм нәтиҗәсендә кем дә гаепле табылмый.

Магнитскийның дуслары, ырулары 60 исемнән торган исемлек төзиләр. Бу кешеләр Мәскәүдә һәм Казанда яши һәм Магнитскийның хокукларын бозуда гаепләнәләр – салымнар инспекциясе, полиция, ФСБ, Генераль прокуратура хезмәткәрләре, арбитраж хөкемдарлары, төрмә эшчеләре, һәм башкалар. Шул исемлек нигезендә 2012 елның декабрендә Америка Кушма Штатларында Магнитский исемендәге канун кабул ителде. Бу канун шул Магнитскийның үлеменә катнашлары булган кешеләргә Америкага керергә, анда фатирлар, йортлар, башка мөлкәт алырга рөхсәт итми. Димәк, Америка, Русия ватандашы булган Магнитскийны яклап, аның хокукларын бозган башка 60 Русия ватандашына ниндидер җәза күрсәтергә тырыша. Бу исемлекне кайбер Европа илләре дә кабул итте.

Дәүләт түрәләр өчен үч ала

Исемлектәге түрәләр һәм хакимият кешеләре өчен үч итеп, Русия дәүләт думасы Америкага каршы "Дима Яковлев" яисә "АнтиМагнитский" канунын кабул итте. Бу канун Русия ватандашларының хокукларын бозучыларны Русиягә кертүне тыя, мөлкәт алырга рөхсәт итми һәм башка чаралар. Парадокс монда шундый – Американың "Магнитский" кануны Русия ватандашының хокукларын бозучыларны Америкага кертми. Русиянең "АнтиМагнитский" кануны да Русия ватандашларын яклый һәм аларның хокукларын бозучыларны Русиягә кертми. Баксаң, бу ике илнең ике кануны да Русия ватандашларының хокукларын яклый.

Әмма Русиянең "АнтиМагнитский" канунының 4нче маддәсе үзенең ятим булган ватандашларына җәза күрсәтә. Бу инде бөтенләй кеше башына сыймый торган нәрсә.

Балалар нәрсәдә гаепле соң? Дәүләт думасы депутатларының дәлилләре шул иде: янәсе, безнең урыс балаларын американнар үз илләренә китереп үтерә, ә Русиянең хакимиятләренә американнар асрауга алган балалар артыннан контроль итәргә рөхсәт итми.

Светлананы төрмәгә баласын үтергән өчен түгел, бер ирне кайчы белән чәнчегән өчен биш ел ярымга утырталар
Светлананы төрмәгә баласын үтергән өчен түгел, бер ирне кайчы белән чәнчегән өчен биш ел ярымга утырталар
Балалар артыннан контроль яхшы булмавы турында президент Путин да сөйләде, әмма бу яңа канунны кабул итү белән асрауга алган балалар артыннан контроль итү мөмкинлекләре бөтенләйгә туктатылды. Бу беткә үч итеп тунны утка ягу була.

Ә бит "АнтиМагнитский" кануны эченә ятим балаларны американнарга бирмәү турындагы маддәне кертүнең төп факторы нәкъ шул Америкага алынган балалар артыннан контроль итүнең читенлеге иде.

Үзенең балалар йортларында контроль итүгә зур игътибар бирмәүче Русия хакимиятләре чит илгә чыккан һәм чит ил ватандашлары булган балаларны контроль итәргә омтыла. Ник? Бу бит инде Америка балалары булды, аларның үз контроль итә торган оешмалары да күп. Уйласаң, бу гаҗәеп хәл яхшы аңлашыла, кем һәм ничек бу контрольне алып бара? Урыс чиновниклары, яхшы командировочный акчалар алып, Америка буенча сәяхәт итә иделәр – Калифорния, Нью-Йорк, Чикаго, Бостон, яхшы кунакханәләрдә яши иделәр. Начармы соң? Ә монда Русиядә үзендә, мәсәлән, Мухосрански балалар йортына барудан чиновникларга үзләренә шәхсән нинди файда? Русиядә үзендә асрауга алынган балаларның гаиләләренә килүдә аларга бит шәхсән файда юк?

Ә бит 20 елдан артык вакыт эчендә 65 мең ятим Русия баласы Америка ватандашы булды.

Урыс ятим балалары һәм Америка

Безнең ятим балалар Америкага кирәкме? Кирәк, чөнки аларда үзләрендә балалар йортлары юк, ә асрауга бала алырга теләүчеләр саны күп. Шуннан Америка ата-аналары балаларны дөньяның күпчелек илләреннән асрауга ала – Кытай, Казакъстан, Корея, Украина, Индия, Эфиопия, Мексика, Гватемала, Колумбия, Камбоджа, Вьетнам, Филиппин һәм башкалар.

Русиядә балалар йортлары бик күп, анда яшәгән балалар саны елына карата 750 мең белән 950 мең арасында була. Шулардан ел саен 2 проценттан азрак баланы гына асрауга алалар. Калган 98 процент бала гаиләсез кала, балалар йортында кала бирә.
Балаларга гаилә кирәк. Кая гына булмасын – Русиядәме, Америкадамы, Испания белән Италиядәме – балага барыбер.

Соңгы 20-25 ел эчендә ятим балалар гына түгел, Русиянең инде өлкән яшьтә булган ватандашлары да Америкага, Канадага, Европа илләренә китә бара. Хәзерге көндә Америкада Русиядән чыккан 3 миллионга якын кеше яши дип санала.

Русиянең ятим балалары Америкада ник үлә?

Әле депутатларның "безнең балаларны Америкага асрауга алып үтерәләр" дигән дәлилләренә килик. Америкага соңгы 22 ел эчендә асрауга алынган 65 мең Русия баласының унтугызы үлгән. Төрле сәбәпләрдән – кайсы юлга йөгереп чыгып машина астына эләккән, кайсы таганнан егылган, бер кызны, аның тыңламавыннан арыгач, анасы кыйнаган һәм берничә көннән соң ул бала үлгән. Шул кыйнаудан соң үлгән кызның американ анасын 35 елга төрмәгә япканнар. Кайсы ата-ананы 12 елга, кайсын 22 елга төрмәгә япканнар.

Бер очракта гына ата-ана гаебе белән үлгән баланың ата-анасын төрмәгә утыртмаганнар. Ул Дима Яковлев, Америкада аның исеме Чейз Харрисон була. Атасы бу яшь ярымлык баланы балалар бакчасына алып китә. Юлда ата кешегә шалтыратып әйтәләр: тиз генә эшенә кереп чыгарга кирәк. Ата кеше йоклый торган баланы машинада калдырып тиз генә эшенә керә. Шунсын әйтергә кирәк, Америкада балаларны ялгызларын машинада бер минутка гына да калдырган өчен 500 доллар штраф түләтәләр.

Ата кеше эшенә кергән һәм... баласы турында оныткан. Никтер баланы балалар бакчасына иттем инде дип уйлаган. 9 сәгатьтән соң чыккан, ә машинасы янында полиция – баласының йөрәге туктаган. Бу хәл 2008 елның 8 июлендә була. Америкада баланы шулай машинада калдырып үлү очракларында ата-аналарны төрмәгә утыртмыйлар. Ә Русиядә шуннан соң Америкага алынган һәр ятим баланың үлеменнән соң булган кебек үк, чираттагы Американы хурлау кампаниясе ачылды.

Шул ук вакытта, Русия ятим баласы үзебездә Русиядә асрауга алынса, аның яңа гаиләдә үләргә шанслары, Америка белән чагыштырганда, 39 кат күбрәк. Статистика буенча, Русиядә үзендә асрауга алынган балалар Америкага асрауга алынган балалардан 39 кат ешрак үлә. Русиядә балаларның үлүе гадәти хәл һәм баланың үлеме буенча җәзалар зур түгел.

Русиядә баласын үтерүчегә шартлы ел ярым

Светлананың олы малае 10 айлык Раймонд ятимнәр йортында, АКШка асрамага алынганчы
Светлананың олы малае 10 айлык Раймонд ятимнәр йортында, АКШка асрамага алынганчы
Башкортстанда яшәүче Светлана исемле бер яшь татар хатынының 4 баласы булган. Беренче улын Америкага алганнар. Ике кызын бер чуаш авылына, яхшы гаиләгә асрауга алганнар. Өченче кызын Светлана дачада таба һәм шунда ук шнур белән буып та үтерә. Шул баласын буган өчен аңа шартлы рәвештә ел ярым төрмә бирәләр. Светлананы төрмәгә баласын үтергән өчен түгел, бер ирне кайчы белән чәнчегән өчен биш ел ярымга утырталар. Светалана төрмәдә тагы бер ир бала таба. Ул баласы төрмәдә үсә.

Ятим балаларны Америка бирмәүнең яшерен сәбәпләре

"АнтиМагнитский" канунына ятим балалар турында маддәне кертүнең тагы ике яшерен сәбәбе бар: беренчесе – хакимияттәге зур кешеләр, чиновниклар, депутатлар, аларның бай дуслары Американы сүгәргә бик яратсалар да, үзләренең балаларын Америкада укытырга тырышалар, анда фатирлар, йортлар алалар, балаларына ничек тә булса Америка ватандашлыгы яисә грин-кард кына булса да табарга тырышалар, һәм бу нәрсәләргә бик күп акча туздыралар, күп көч куялар, күп тырышлык күрсәтәләр. Һәм шул ук вакытта мондый кешеләр Америкага асрауга алынган балалар турында уйлаганда һичшиксез бик гарьләнәләр – тормышта шундый гаделсезлек икән – бу кешеләргә шундый зур авырлык белән бирелгән нәрсәләрне – Америкада фатир яисә йорт, Америка ватандашлыгы, Америка уку йортларында уку мөмкинлеге – ниндидер алкоголик һәм наркоманнардан туган сәләтсез, саулыклары начар булган ятим балалар, сукыр тиен түләмичә, бармакларын бармакка сукмыйча гына бу бөтен нәрсәләргә ия була, чөнки аларны Америкага асрауга алалар. Әлбәттә, ничек мондый хәлгә түзәргә? Бирмәскә Америкага безнең ятим балаларны, үзебездә чересеннәр, балалар йортыннан чыккач җинаятьче һәм фахишәләр армиясенә өстәлсеннәр! Шунда гына депутатларның һәм хакимият кешеләренең йөрәге тыныч булыр, күрәсең, һәрбер шәхес нәрсәгә лаек, шуңа ирешә.

Раймондның АКШтагы гаиләсе
Раймондның АКШтагы гаиләсе
Икенче сәбәп – бөек держава синдромы. Хәзерге Русия депутатлары, чиновниклары Русияне дөньяның иң мөһим, иң данлы дәүләте итеп хис иткән кебекләр. Шундый бөек ил, ә безнең миллионлаган хатын-кызларыбыз яңа туган балаларын йә үтереп ташлый, йә хастаханәдә ташлап китә, йә шундый әхлаксыз тормыш алып бара, хакимиятләр үзләре аларның балаларын тартып ала. Ә шундый начар, хурлыклы булган Америка шул балаларны асрауга алып, аларны кеше итә.

Бу ятим балаларның Америкага китә барулары депутатларга һәм хакимият кешеләренә гел искә төшереп тора, без андый ук бөек тә түгел, без андый ук көчле дә түгел, безнең икән үз ятим балаларыбызга да кеше дәрәҗәсенә лаеклы тормыш бирергә көчебез юк икән. Ә көн саен каргалган Америкада шул безнең кемгә дә кирәкмәгән ятим балаларыбызны яраталар, аларны тырышып үстерәләр, аларны уңышлы кеше ясыйлар. Күрәсең, ятим балаларны артык Америкага бирмәсәк, бәлки, безнең кимчелек хисебез дә азая төшәр дип уйлый торганнардыр хакимият кешеләре.

Асрауга алу статистикасы

  • 2004 елдан башлап ел саен Русия хакимиятләре чит илләргә асрауга алуны катлаулырак эшли бара, шуннан чит илләргә ел саен азрак ятим бала китә. Мәсәлән, 2004 елда Русия ватандашлары 7013 баланы асрауга алган, чит илләргә 9419 бала киткән (шулардан Америкага 5840 бала).
  • 2005 елда Русиядә үзендә 7526 бала асрауга алынган һәм 6904 ятим бала чит илләргә киткән (Америкага 3966).
  • 2006 елда Русиядә үзендә 7742 бала алынган, чит илләргә 6689 (Америкага 3468).
  • 2007 елда 9530 бала Русиядә алынган, 4536 бала чит илгә киткән (Америкага 2012).
  • 2008 елда 9048 ятим баланы Русия ватандашлары алган, 4125 бала чит илгә киткән (Америкага 1773).
  • 2009 елда 8938 бала Русиядә алынган, 3815 бала чит илгә киткән (Америкага 1432).
  • 2010 елда 7802 бала Русиядә алынган, 3355 бала чит илгә киткән (Америкага 1016).
  • 2011 елда 7416 бала Русиядә алынган, 3400 бала чит илгә киткән (Америкага 956).

Русиядә асрауга алу һәм чит илгә асрауга бирү: аерма нәрсәдә?

Раймонд АКШта сеңлесе белән уйный
Раймонд АКШта сеңлесе белән уйный
Русиядә асрауга алуның берничә төре бар. Төп форма – баланы алгач, ул балага асрауга алучы ата-ананың үз туган баласы хокуклары һәм бурычлары бирелә. Чит илләргә балаларны шул формада гына бирәләр. Русиядә үзендә асрауга алучылар күп очракларда баланы тулысынча үз балалары итеп алмыйлар. Башка асрауга алу формаларында асрауга алучыларга акча түләнә һәм бала бөтенләйгә алынмый – бала 18 яшькә җиткәч бу гаиләдә калмый. Дәүләт аны фатир яисә башка торыр урын белән тәэмин итәргә тиеш.

Хәзер Русиядә киң таралган асрауга алу схемасында ата-ана шул ятим баланы караган өчен хезмәт хакы ала, баланың кирәк-яракларына дәүләттән ай саен акча килә. Кайбер бурычларга баткан урыс гаиләләре бердән 8-9 бала ала, шул балаларга килгән акчаны һәм хезмәт хакын кушып, 1-2 ел эчендә бурычлардан котылып, балаларны кире балалар йортына кайтаралар.

Чит илләргә ятим балаларны асрауга бирүнең файдасы

Чит илгә асрауга алган баланы кире Русиядәге балалар йортына кайтару мөмкин түгел – китте, бетте. Русия, чит илләргә якынча 100 мең ятим баланы озатып, дәүләт бюджетына зур экономия эшләде инде. Бу 100 мең баланы ашатырга да кирәкмәде, хастаханәләрдә дәваларга да кирәкмәде. Һәм, иң мөһиме, аларга 100 мең фатир да бирергә кирәкми. Ничә миллиард сум экономия булды!

Русиянең статистикасы шуны күрсәтә: балалар йортыннан 18 яшь тулып бәйсез тормышка кергән яшь кешеләрнең 15 проценты беренче 3 елда үз-үзләренә кул сала. Димәк, шул чит илләргә киткән балалардан 15 меңе үзләрен үзе үтергән булыр иде.

Балалар йортларыннан чыккан яшь кешеләрнең шактый күп өлеше тормышларында яхшылык күрми, алар йә җинаятьче яисә фахишә булалар. Картая төшкәч, алар инде бомж булып яши башлый.

Чит илләргә алынган ятим балаларның язмышы гадәттә бөтенләй башка. Алар гадәттә урта мәктәпләрне уңышлы бетерә, күбесе университетларда, колледжларда укый, аннан соң яхшы эштә эшлиләр, гаиләләре була. Әлбәттә, Русиядә үзендә тулы форма асрауга алынган балаларның да хәлләре гадәттә яхшы була. Әмма бу читкә киткән 100 мең бала, Русиядә калган булса иделәр, гаиләләргә эләкмәс иде, чөнки чит илләргә Русиядә үзендә кем дә алмаган балаларны гына бирәләр.

Ахыр сүз

2013 ел башында Русиядә 94 бала Америкага алып китүне көтә иде. Американ ата-аналар аларны инде күргән, алар танышканнар инде, якын көннәрдә аларның мәхкәмәләре булырга тиеш иде. Инде "Дима Яковлев" яисә "АнтиМагнитский" кануны буенча бу балаларны Америкага бирмиләр. Һичшиксез, нәкъ бу 94 балага яңа ата-ана табылыр. Хакимиятләр тырышыр. Ник? Безгә телевизордан күрсәтер өчен – карагыз, бу балалар хәзер нинди бәхетле, алар Америкага китмәде, алар үзебезнең туган Русиябездә өй һәм гаилә тапты.

Әйе, араларында инвалидлар булса, аларны Русия гаиләләренә урнаштыру зур проблем булыр. Мәсәлән, Пенза өлкәсендә Нижний Ломов интернат-балалар йортыннан Русия ватандашлары балаларны бөтенләй алмый. Чөнки монда бөтен бала инвалид – һәрбесенең ниндидер физик җитешсезлеге бар. Моннан балаларны, гаиләгә алсалар, тик Америкага гына ала иделәр. Әле бу балаларны кем дә алмас, чөнки безнең Русия гаиләләренә гадәттә сау-таза балалар кирәк, инвалидларны алсалар да, бик сирәк алалар.

Әлбәттә, американ ата-аналар, Русиядә алар өчен балалар йортларының ишекләре ябылгач та балаларны асрауга алудан туктамаслар. Бик күп башка илләрдән асрауга алу Русиягә караганда, очсызрак та, күпкә гадирәк тә. Мәсәлән, Кытай, Корея, Гватемала кебек илләргә ике кат бару кирәкми. Ата-ана бер бара, баланы сайлый, таныша һәм алып та китә.
XS
SM
MD
LG