Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядә Русиядән 6 турист һәлак булды


Италиянең төньягындагы Чермис чаңгы шуу урынында шимбәгә каршы төндә Русиядән алты турист һәлак булды. Русиянең Италиядәге илчелеге хәбәр итүенчә, карда йөри торган машина идарәсен югалтып 100 метрлык биеклектән ауган.

Һәлак булганнарның дүртесе хатын-кыз, икесе ир кеше. Аларның исемнәрен Русиянең Миландагы илчесе хәбәр итте: Денис һәм Ирина Кравченко, Вячеслав Слепцов, Юлия һәм Людмила Юдиналар, Рафилә Пшеничная. Ике кеше, Борис Юдин һәм Азат Ягъфаров казада яраланган. Машина йөртүчесе авыр хәлдә Тренто шәһәре хастаханәсенә озатылган.

Туристлар Италиягә ялга Краснодар өлкәсеннән килгән булган. Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG