Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗлар берьюлы ике кыйтгада ярыша


КАМАЗ машинасы Дакар узышында
КАМАЗ машинасы Дакар узышында

5 гыйнварда Көньяк Америкадагы Перу дәүләте башкаласы Лима шәһәрендә Дакар-2013 узышы башланды. Ул 20 гыйнварда Чили башкаласы Сантьягода төгәлләнә.

Быелгы узышта 53 илдән 459 транспорт чарасы катнаша. КАМАЗ-мастер такымында быел дүрт экипаж һәм аңа танылган узышчы Фирдәвес Кәбиров кертелмәгән. Дакар-2013 узышының озынлыгы 8 мең чакрымнан артык, ул Перу, Аргентина, Чили җирләре аша уза. Дакар ярышлары 34нче тапкыр оештырыла һәм шуларның 5се, быелгысын да исәпкә алып, Көньяк Америкада бара.

Шушы ук вакытта Африка узышлары исеме астында башка авторалли үтә. 29 декабрьдә Мароккода башланган бу узышта да КАМАЗ-мастер такымы катнаша.

Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарында булган ярышлар хакында Чаллы такымындагы үзгәрешләр турында безгә КАМАЗ матбугат үзәгенең элекке хезмәткәре, Дакар ярышларын күзәтүче, КАМАЗ сәхифәсе өчен язмалар әзерләүче Фәһим Җиһаншин сөйләде.

– Фәһим әфәнде, гадәттәгедән аермалы буларак, ике кыйтгада берьюлы ике узыш бара. Икесендә дә КАМАЗ такымнары катнаша, шуларга беркадәр бәя бирик әле.

Фәһим Җиһаншин
Фәһим Җиһаншин
– Сүзне Африкада барган ярыштан башлыйк. Чөнки ул 29 декабрьдә башланды һәм бүген аның тугызынчы өлеше була. Барлыгы унбер этап. 9 гыйнварда Сенегал башкаласында, Алсу күл буенда тәмамлана. Монда КАМАЗ-мастер такымыннан бер экипаж катнаша. Аны Антон Шибалов җитәкли. Хәзер алар беренче урында бара.

– Дакар узышларына нинди
вазгыять?

– Дакар-2013 ярышының өч этабы үтте. Бу ярышта безнең дүрт экипаж катнаша. Аларның йөртүчеләре Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов һәм Илгизәр Мәрдиев.

– Танылган узышчы Фирдәвес Кәбиров исеме ник юк икән?

– Фирдәвес инде 60 яшькә якынлашып килә, аңа бәлки мондый ярышларда катнашу соңрактыр да, яшьләрне дә үстерергә кирәктер дип уйлыйм. Яшьләр быел беренче урынны алмаска да мөмкин.

– Мәскәү матбугаты Дакар узышлары турында буталчык мәгълүматлар бирә. Сез моның белән ризамы?

– Бу хакта интернет сәхифәсендә күп язалар. Чыннан да мәскәүләр күп нәрсәне белеп бетермичә бирә. Мәсәлән, телевидениедә Дакар турында сүз бара, ә сурәтләрдә Африка ярышлары күрсәтелә, яки киресенчә. Шундый әкәмәтләр булып тора.

Башка әкәмәтләр дә күренә. Кичә икенче этап булды. Беренче өч экипаж – ике һолландияле, бер итальян кузгалып китте. Алар “13нче нокта” дигән урынны бик җиңел узды. Калганнары, шул исәптән Чаллының дүрт экипажы адашып, “13нче нокта”ны таба алмады. Бу махсус оештырылган кебек тоела. Ни өчен шулай дигән шик калды.

“Дакар”да Казакъстаннан тагын бер КАМАЗ машинасы катнаша. Аны Артур Ардавичус йөртә.
XS
SM
MD
LG