Accessibility links

Төркиядә 12 көрд сугышчысы һәлак булды


Төркиянең көньяк-көнчыгышында төрки хәрбиләре белән бәрелештә 12 көрд сугышчысы һәлак булган.

TRT телевидение каналы хәбәр итүенчә, бүген иртән бер төркем сугышчылар Гыйрак чиге янындагы хәрби ныгытмага һөҗүм итәргә тырышкан һәм нәтиҗәдә бәрелеш туган. Төркия хәрбиләре арасында зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Соңгы бәрелешләр Төркия хакимиятенең төрмәдә утыручы тыелган көрд эшче партиясе башлыгы Абдулла Одҗалан белән сөйләшүләр уздыруына карамастан килеп чыкты. Әлеге сөйләшүләр көрд сепаратистлары һәм төрек хөкүмәте арасында 28 ел буе дәвам иткән низагны туктатуны максат итә. Әлеге низаг нәтиҗәсендә дистәләрчә мең кеше һәлак булды.

Төркия, АКШ һәм Европа берлеге көрд эшчеләр фиркасен террор оешма дип саный.
XS
SM
MD
LG