Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италиядән мәетне Уфага алып кайту авырлыклар тудыра


Коткаручылар һәлакәткә эләгүчеләрне өч сәгать эзләде
Коткаручылар һәлакәткә эләгүчеләрне өч сәгать эзләде

Италиядә һәлак булган алты кешенең берсе Рафилә Пшеничная 12 ел элек Чакмагыш районыннан бирегә эшкә килгән.

Берничә көн элек Италиянең Чермес чаңгы шуу курортындагы фаҗигадә һәлак булган алты кеше арасында чыгышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган Рафилә Пшеничная да бар. Бүгенге көндә аның балалары Италиягә бару өчен виза ясый. Мәетне алып кайтуга Рафиләнең ире Азат Ягъфаровның ризалыгы кирәк. Ул һәлакәттә исән калып авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Фаҗига Италиянең төньягында 4 гыйнварда булды. Русиядән сигез кешелек төркем каргизәрдә 100 метрлык упкынга төшеп капланды. Нәтиҗәдә ике кеше авыр тән җәрәхәтләре алды, 6 кеше һәлак булды.

Азат Ягъфаров һәм Рафилә Пшеничная
Азат Ягъфаров һәм Рафилә Пшеничная
Рафилә Пшеничная 12 ел элек Италиягә эшкә китә, бер ел элек кенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Азат Ягъфаров белән Чермес каласында бер кунакханәне арендага алалар. Якынча мәглүматларга караганда, фаҗига булган көнне кичен Рафилә һәм Азат Краснодар краеннан килгән танышларын күрше кунакханәгә озатып барганда юлдан читкә чыгалар һәм 100 метрлы упкынга очалар.

Коткаручылар каргизәрне 3 сәгатьтән артык эзлиләр. Борис Юдин һәм Азат Ягъфаров кына исән кала. 17 яшьлек Борисның әнисе һәм сеңлесе һәлак була.

Русиянең Италиядәге баш консуллыгы рәсми сәхифәсендә фаҗига сәбәпләре аталган. Анда язылганнарга караганда, каргизәрнең тизлеге бик югары булган. Тау юлының иң куркыныч өлешендә йөртүче идарәне югалткан. Транспортның техник җитешсезлеге булган дигән фараз да тикшерелә.

Италия хакимиятләре мәетләрне туган илләренә алып кайтырга ризалык биргән. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына визалар ясала. Краснодар крае туристларын - биш кешене алып кайту өчен акча җыела. Губернатор Александр Ткачев аларның туганнарына ярдәм вәгъдә иткән иде.

Рәфилә Пшеничнаяның даими яшәү урыны Италиядә булу сәбәпле, аның туганнарына хакимият ярдәме каралмаган. Шуңа күрә аны алып кайту чыгымнары якыннары һәм туганнары иңенә төшәчәк. Бу якынча 10 мең евро.

Башкортстанның үзендә дә бәйрәм көннәрендә янгыннардан гына да дүрт кеше һәлак булды.

"31 декабрьдән бирле республикада 59 янгын теркәлде, 4 кеше һәлак булды. Аларның икесе бүген Бөре районында үлде. Янгыннар җылыткыч җиһазларны дөрес кулланмау, мичләрне дөрес карамау аркасында чыккан," диде Башкортстан гадәттән тыш идарәсе хезмәткәре Закир Хуҗиәхмәтов.
XS
SM
MD
LG