Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Германиянең виза үзәге ачылачак


Русиядә җомга көнне беренче тапкыр Мәскәүдә Германия виза-сервис үзәге ачылачак. Ә елның беренче яртысында Германиянең виза үзәкләре шулай ук Казан, Екатеринбур, Новосибирски, Дондагы Ростов, Краснодар һәм Сарытауда эшли башлаячак.

Әлеге виза үзәкләре документларны бары кыска вакытлы Шенген визалары ясау өчен генә кабул итәчәк, башка визалар өчен русияләргә Германиянең Русиядәге илчелегенең консуллык бүлегенә мөрәҗәгать итү тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG