Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ватандашларына Русия балаларын асрамага бирү бер елдан туктатылачак


Русия белән АКШ белән балаларны асрамага алу турындагы килешүе 2014 елның гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта Новости агентлыгына Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков белдерде.

1 гыйнвар көнне Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШның Мәскәүдәге илчелегенә килешүнең гамәлдән чыгарга җыенуын кисәткән документ җибәрде.

АКШ ватандашларының Русия балаларын асрамага алуны тыю турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 28 гыйнварда имзалаган иде.
XS
SM
MD
LG