Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистлары "Звезда Поволжья" басмасын яклый


Узган ел “Звезда Поволжья” газетында язучы Зәки Зәйнуллинның “Россия глазами татарина” дигән язмасы берничә санда басылып чыкты. Шушы язмага әлегә исемнәре әйтелмәгән Мәскәү экспертлары тарафыннан дәгъва белдерелә.

Зәки Зәйнуллин язмасын Мәскәү экспертлары тикшерә һәм анда милләтчелек, милләтара низаг тудыра торган фикерләр табылуын белдерәләр. Нәтиҗәдә газетның нәшире һәм мөхәррире Рәшит Әхмәтовка кисәтү ясала. Шул ук вакытта газетка ябылу куркынычы да яный.

Әлеге вазгыятьне Чаллыдагы җәмәгать эшлеклеләре, язучылар ничек кабул итте? Шушы сорау белән без беренче булып язучы, журналист, кайчандыр Чаллыда чыккан “Аргамак” журналының беренче баш мөхәррире Айдар Хәлимгә мөрәҗәгать иттек. Айдар әфәнде “Звезда Поволжья” газетына, аның нәшире Рәшит Әхмәтовка һәм газетта басылган гаугалы мәкалә авторы Зәки Зәйнуллин эшчәнлекләренә үз бәясен бирде.

– Мин кисәтүләрне аптырамыйча кабул иттем. Чөнки Мәскәүдән килгән шакшы исләр көчәйгәннән-көчәя. Мәскәүнең кирәкмәгән урында кашына башлавы безнең өчен яңалык түгел. Татарда талантлы журналистлар, публицистлар җитәрлек. Әмма алар арасында Рәшит Әхмәтов кебек намуслы, безнең милләткә генә түгел, гомумән, интернационалистлар сәясәтенә дип әйтик инде бу очракта, тугры булган батыр, тырыш публицистлар бездә кызганычка каршы юк, ул берәү һәм аңа, ике ут арасында яшәп килгән, 10 ел буе газет чыгарган кешегә ничәнче кат кисәтү ясаулары безне һич аптыратмый. Татар кадәр татарның югары, урта мәктәпләрен ябып, инде башлангыч мәктәпләрне ябуга керешкән Русиянең бу кыланышларына куанып куям. Чөнки бу Русиянең якын арада таркалачагын сөйли. Чөнки Путин җитәкчелегендәге Мәскәү кирмәненең шулай кыланучы Русиянең таркалу көннәренең якынаюы мине тагын бер куандыра. Бу хәлдән минем хәтта күңелем күтәрелә. Чөнки татар авызын Рәшит Әхмәтов авызын ябып кына каплап булмый. Рәшит Әхмәтов бар иде, бар һәм булачак.

– Айдар әфәнде, Рәшит Әхмәтовка соңгы кисәтүләр язучы Зәки Зәйнуллин, аның мәкаләсе белән бәйле. Шушы мәкаләне сез ничек бәялисез?

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим
– Зәки Зәйнуллин – татар халкының яклаучысы һәм көрәшчесе. Әмма ләкин кем ничек яклый, ничек көрәшә – һәркемнең шәхси эше. Эш шунда ки, Зәки Зәйнуллин Русия империясенең эчен-тышын яхшы белә һәм аны кулыннан килгәнчә язып, ачып сала. Әмма ләкин аның кайбер язмаларында ниндидер бер үз фикерен турыдан-туры белдерүе әле Зәки Зәйнуллинга кисәтү ясау, аны публицист, язучы буларак инкарь итү дигән сүз түгел.

Мин үзем Зәки Зәйнуллинны бу очракта яклыйм. Әлбәттә, аның кайбер материалларында, мәсәлән, марҗаларга кагылышлы өлеше дә яңалык түгел. Әмма турыдан-туры әйтеп киткәне өчен генә бу язмаларны Мәскәүгә экспертизага җибәрүләр кирәк булмагандыр. Карагыз, моннан 10-15 көн элек кенә Ставрополь краендагы урыс авылы мәктәбенә 3-4 кабарда-балкар, чечен балаларының мәктәпкә яулык бәйләп килгәннәре өчен куып кайтарган марҗа белән чагыштырганда, Зәки Зәйнуллин язмасы – аккош бит. Карагыз, Русиянең Конституция кадәр Конституциясенә төкереп, илне җиде округка бүлүче Путин. Мәктәпләрне бетерүче Путин. Аларның бу эшләрен кайсы, нинди экспертизага җибәрергә икән? Минем бер генә мәкальне искә төшерәсе килә, аңа да Мәскәү экспертиза ясамас микән: “Урыс атаң булса да, билеңдә балтаң булсын”. Халык берәр вакытта бушка әйтәме – юк. Артлары белән кадак суырсалар да, алар аңа бәя бирә алмый, экспертиза ясый алмый. Чөнки урыс чынлап та атаң булса да, билеңдә балтаң булсын. Аның белән күрше булган, аның белән кодалашкан, туган булган бер генә халыкның да әле бәхетле яшәгәне юк. Без күргән җәфалар урысның начарлыгы белән бәйләнмәгән. Монда ике мәдәният, дөньяга ике төрле караш турында сүз бара. Бүгенге тормышыбыз әлекке стратегик хаталарыбызга җавап булып тора. Аларны Мәскәүдән торган булып, публицистларга, Зәки Зәйнуллинга, Рәшит Әхмәтовка бәя биреп маташкан булулары көлке. Дөньякүләм көлке. Бу күренеш Русиянең таркалу көне якынаюга минем ышанычны тагын да арттыра.

Чаллыда яшәүче җәмәгать эшлеклесе Фаик Таҗиев шулай ук әлеге газетта мәкаләләрен бастырып тора. Ул да газет мөхәрриренә кисәтүләрне хупламый.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев
– Мин “Звезда Поволжья” нәшире, мөхәрриренә карата хакимиятнең, теркәү органнарының мондый кисәтүләрен Татарстанга, татар халкына тискәре караш дип бәяләр идем. Бу газеттагы фикерләр бик төрле, каршылыклы буларак та бастырыла. Бу күренеш кемнәргәдер ошамый. Ләкин күп фикерлелек булмаса, аңлашылмаучылык килеп чыгар иде. Газет үзара каршылыклы фикерләрне дә бастырып, аны чишәргә ярдәм итә. Шуның белән газетның файдасы зур. Рәис Сөйләймановның Татарстан җитәкчеләре ваһһабчыларны яклый дигән мәгънә салган язмасын гына алыйк. Бу язма “Аргументы и факты”, “Аргументы недели” газетларында да чыкты. Рәис Сөләймәнов Татарстандагы урысларны Кавказдагы урыслар халәте көтә дип, провокация тудыручы мәкаләләр яза. Бер генә кеше дә теге газетларга кисәтү ясамый. Ә “Звезда Поволжья” Идел буенда төрле фикерләрне бастыра торган бердәнбер газет һәм төрле кисәтүләргә лаек түгел.

– Фаик әфәнде, искә төшерик, газетка булган соңгы кисәтү, язучы Зәки Зәйнуллин мәкаләсе белән бәйле диләр. Сез бу язма белән танышмы?

– Мәкалә газетның берничә санында чыкты. Барысын укымасам да, туксан процентын укыдым. Һәр язучының, журналистның үз стиле бар. Зәки абый бәлки ап-ачык, кискен, турыдан-туры һәм дөрес яза. Йомшартып ялган язулар яхшылыкка китерми, алдауга китерә. Алдауга корылган дәүләт, җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә Зәки абый бәлки хакыйкатьне сөйләп бу җәмгыятьне терелтергә теләгәндер дип уйлыйм. Хатын-кызлар турында язган икән, андый күренеш бар. Монысында ул азгынлыкны туктату максатыннан эшләгәндер. Шуңа, аңа бәйләнү урынына, рәхмәт әйтергә кирәк.

* * * *

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтовка карата булган кисәтүләрне Чаллыдагы башка оешма, җәмгыять вәкилләре дә өйрәнә. Алар да үз сүзләрен әйтергә әзерләнә.
XS
SM
MD
LG