Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сердюков кабат сорауларга җавап бирүдән баш тартты


Элекке Русия саклану министры Анатолий Сердюков “Оборонсервис” ширкәтендәге ришвәтчелеккә бәйле эш нигезендә, бүген аңлатмалар бирүдән кабат баш тартты. Бу хакта Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерде.

Аның сүзләренчә, Сердюков конституциянең 51нче маддәсенә нигезләнгән. Әлеге маддә үз-үзеңә каршы аңлатмалар бирмәүне күздә тота. Маркин моның кануни булуын, әмма тикшерүчеләрдә аптыраш тудыруын әйтте. Маркин шулай ук элекке министр хәрби оешманың милке нигезендә алдан әзерләнгән аңлатмаларны әлеге эшкә беркетүне сораган.

Экс-министрның адвокаты Генрих Падва Сердюков сорауларның өлешчәсенә генә җавап бирүдән баш тартуын әйтте.

Беренче тапкыр Сердюков тикшерү комитетына сорау алуга 28 декабрьдә чакырылган иде. Ул чакта ул адвокатның чирләве һәм килә алмавы сәбәпле, сорауларга җавап бирүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG