Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комитеты ятимнәрне АКШ ватандашларына бирүне тыюга каршы мөрәҗәгатьне карады


Русия Дәүләт Думасының Конституцион канунчылык һәм дәүләт төзелеше комитетында ятим балаларны АКШ ватандашларына асрамага бирүне тыю канунын гамәлдән чыгару мөрәҗәгатен карадылар. Комитет башлыгы Владимир Плигин хәзер мондый мөрәҗәгатьне канун проекты тәкъдиме буларак карау өчен хокукый нигез юк, диде.

“Гадел Русия” фиркасе депутатлары Илья Пономарев һәм Дмитрий Гудков тиздән Думага асрамага бала бирүне тыюга каршы канун өлгесен әзерләп кертәчәкләрен белдерде.

Ятим балаларны АКШ ватандашларына бирүне тыю кануны Думада өченче укылышта каралган көнне “Новая Газета” хезмәткәрләре бу канунга каршы җыелган йөз меңнән артык имзаны Думаның кабул итү бүлмәсенә тапшырган иде.
XS
SM
MD
LG