Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар корылтаена делегатлар сайлау тәртибе үзгәртелә


Кырымтатар корылтае утырышы, Акмәчет, 12 гыйнвар 2013
Кырымтатар корылтае утырышы, Акмәчет, 12 гыйнвар 2013

12 гыйнварда Акмәчеттә кырымтатар театры бинасында кырымтатар халкының V корылтаеның 5нче сессиясе узды. Утырышта корылтай делегатларын киләчәктә яңача сайлау тәртибе хәл ителде.

Кырымтатар корылтае делегатлары моңа кадәр ике баскычлы систем нигезендә сайлана иде: башта сайлаучы вәкилләр сайлана, аннары алар урыннарда конференцияләр үткәреп делегатларны сайлый иде.

Соңгы сессиядә бу тәртипне үзгәртеп, делегатларны Кырымда, Херсон өлкәсендә, Үзбәкстанда турыдан-туры тавыш бирү ысулы белен мажоритар-пропорциональ рәвештә сайларга карар ителде.

Үз-үзләрен тәкъдим итү өчен намзәтләр үзәк сайлау комиссиясенә 250 гривня (якынча 30 доллар), оешмалардан тәкъдим ителгән намзәтләр 500 гривня түләргә тиеш булачак. Бу акчалар сайлау үткәрү чыгымнарын каплауга тотылачак.

Делегатлар Акмәчет һава аланына Советлар берлегенең ике тапкыр каһарманы, очучы-сынаучы Әмәтхан Солтан исемен бирергә чакырган мөрәҗәгать кабул итеп, аны Украина президенты Виктор Янукович, Украина Югары Радасы рәисе Владимир Рыбак, Украина хөкүмәте рәисе Николай Азаровка юллады. Бу мәсьәлә инде өч ел күтәрелеп килә. 2010 елда Кырым Югары Радасы бу тәкъдимне кире каккан иде.

Милли Мәҗлескә оппозициядә торган оешма активистлары утырыш барган театр бинасы алдында Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилевнең вазифадан китүен таләп итеп пикет үткәрде. Алар кулларына “Радада 13 ел – ни бер канун, ни бер мөрәҗәгать”, «Кесә корылтаена – юк!” һәм башка шигарләр тоткан иде.

Мостафа Җәмилев узган утырыш хакында сөйләп, “без бүген мөһим мәсьәләләр тикшердек, кабул ителгән карарлар сайлауларның тагын да ачыграк узачагына ышаныч бирә”, диде.


Белешмә. Кырымтатар халкының I корылтае 1917 елның декабрь аенда Бакчасарайда уза. 1918 елның 23 февралендә бу корылтайның рәисе Номан Челебиджихан большевик матрослар тарафыннан Акъяр (Севастополь) төрмәсендә атылып үтерелә. Аның жәсәде Кара диңгезгә ташлана.

II корылтай кырымтатарлары сөргеннән Кырымга кайтканнан соң 1991 елда Акмәчеттә уздырыла. Анда 260-270 делегат катнаша, һәрберсе бер мең чамасы кырымтатарын вәкиллек итә.

Гамәлдәге V корылтай 2007 елда сайланган иде.

Кырымтатар корылтае – Украина хакимиятләре тарафыннан танылмаган кырымтатар халкын вәкиллек итүче иҗтимагый-сәяси оешма. Корылтайда делегатлар арасыннан биш еллык мөддәткә 33 Мәҗлес әгъзасы һәм Мәҗлес рәисе сайлана. 1991 елдан бирле Мәжлес рәисе итеп Мостафа Җәмилев сайлана.
XS
SM
MD
LG