Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" җәнҗалыннан соң эштән алынган Казан түрәсе хөкүмәткә билгеләнде


Узган елның августында "Дальний" полиция бүлегендәге хәлләр һәм берничә хезмәткәргә каршы җинаять эше ачылганнан соң Русия эчке эшләр министрлыгының Казан бүлеге идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров вазифасыннан алынган иде.

Президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән Кадыйров Татарстан хөкүмәте аппаратының административ һәм хокук саклау идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән. Моннан тыш Кадыйров президент каршындагы коррупциягә каршы көрәш шурасына кертелгән.
XS
SM
MD
LG