Уфа халкының күпчелеге шәһәрдә булган зур халыкара бәйгене Яңа ел бәйрәме һәм яллары сәбәпле сизми дә калган булса, бу көннәрдә дөнья җәмәгатьчелеге әлеге чарада булып киткән чит ил кешеләренә сәер һәм кызыклы булып күренгән кайбер нәрсәләр аша Уфа белән танышты.
Декабрьнең 26-сыннан 5 гыйнварга кадәр Уфада үткән Дөнья яшьләр хоккей беренчелегендә катнашып киткәннәр хәзер үз илләрендә хатирәләре белән уртаклаша, аларның фото-видеолары интернет аша дөньяга тарала. Яшьләр хоккей беренчелегенә җанатарларның иң зур төркеме Канададан килгән иде. Канадалар бу чарага җыенганда Уфаның ничек дөрес итеп язылуы турында кыска гына видео да әзерләгәннәр.
Әмма туристлар җәлеп итү өчен күп көч салган, Парижларга кадәр барып Башкортстанны таныту көннәре уздырган республика килгән кунакларны инглизчә сөйләшүчеләр булмавы белән шаккатырган. Кибетләрдә сатучыларның, урамда такси яки башка транспорт йөртүчеләрнең инглизчә сөйләшмәве Русия халкы өчен бер дә гаҗәп хәл түгел. Ә менә читтән килгәннәр бик авыр хәлдә калган. Җитмәсә, зур акчалар түләнеп, урам исемнәре инглизчәгә тәрҗемә ителде, дип хисап бирелсә дә, чынлыкта кайберләре, мисал өчен, Достоевский урамы тәрҗемә ителмәгән. Дөресрәге аны “Достоевский street” дип тәрҗемә иткәннәр. Әмма рус хәрефләре белән укырга өйрәнмәгән кеше бу язуны ничек аңлый алсын?
Кунаклар шулай ук бәйге үткән “Уфа-Арена”да сатылган әйберләрнең инглизчәгә хаталар белән тәрҗемә ителүеннән дә көлеп киткәннәр икән. Мәсәлән, “тавык сэндвичы”н инглизчәгә тәрҗемә иткәндә “тавык”ны “chicken” дип түгел, ә хата белән “chiken” дип тәрҗемә иткәннәр.
Шулай итеп урысча сөйләшкәндә кечкенә генә хата ясаучыдан да шаркылдап көлә торган ил үзе дөнья җәмәгатьчелеге алдында наданнар оясы буларак дан казана.
Канададагы спорт каналы “TSN”ның баш продюсеры Мич Керзнер Twitter аша үзенең Уфа маҗаралары белән таныштырып барды. Бу аның эш сәфәре булганга күрә, ул сәфәр чыгымнарын күрсәтүче документларны, чекларны җыеп барган. Канадага кайткач аңа үзенең эш урынында менә мондый чекны да күрсәтергә туры килгән.
Бу чекны аңа Уфадагы бер такси йөртүче биргән. Чектагы машина рәсеме -- такси дигәнне, 600 саны -- 600 сум түләде дигәнне аңлата. Чекка рәсми документ төсе бирү өчен такси йөртүче имза да куйган. Бу чекның рәсеме Twitterда зур популярлык казанды, һәм шуның белән күпләр Уфа шәһәре турында беренче мәртәбә мәгълүмат алды. Хәтта Twitterда #ufaproblems дигән яңа тренд барлыкка килде һәм Уфа тәэсирләре белән уртаклашуга Уфада булып киткән башка илләрнең вәкилләре дә кушылды.
Уфада яшәүчеләргә гадәти күренеш булып тоелган, әмма Керзнерның игътибарын җәлеп иткән башка нәрсәләр дә бар. Мисал өчен бәдрәф кәгазенең бәдрәф бүлмәсендә булмавы чит ил кешесенә һич аңлашылмый.
Бу турыда фикер алышуда катнашкан бер уфалы исә, нәрсәсенә гаҗәпләнәсең, еш кына бәдрәф кәгазен анда акча җыеп утыручыдан алырга туры килә һәм аннан кәгазь алганда ул синнән “Вам по большому, что-ли?” дип сорый ди.
Шулай ук Уфада Керзнер төшергән, бер-береннән һичнинди дивар белән бүленмәгән бу бәдрәф утыргычларын Twitterда берәү “Романтик утырышлар урыны” дип атаган.
Берничә ай элек Казандагы Универсиада үтәчәк яңа төзелгән Гимнастика үзәгенең дивар белән бүленмәгән бәдрәф утыргычлары сурәтләре дә интернетта киң таралган иде.
Ул чакта рәсмиләр бу бәдрәф төзелеше әлегә тәмамланмаган дип акланды һәм бу сурәтләрне төшереп Twitterга чыгарган Алинә Хәйдәрова эшеннән алынды.
Казанда инде Универсиада ачылуга санаулы гына айлар калып бара. Татарстан башкаласына Универсиадага киләчәк кунаклар саны әле генә Уфада булып киткәннәр белән чагыштырганда күпкә зуррак булачак. Димәк Казан, Татарстан әлеге чара белән дөньяга киңрәк танылачак. Әмма Универсиада Казанны дөньяга кайсы ягы белән танытыр? Шул кадәр зур акчалар түгеп әзерләнгән чара кеше күзе алдында оятка калу гына булып чыкмасмы?