Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Малида гаскәр санын арттырды


Узган төндә Франциянең Малидагы гаскәрләре исламчыларга каршы җир өсте һөҗүмнәрен башлады. Бу хакта Парижда хәрби көчләр штабы башлыгы адмирал Эдуар Гийо белдерде.

Саклану министры Жан-Ив Ле Дриан гаскәрләр башкала Бамакодан гыйсьянчылар җыелган илнең төньягына таба бара, дип хәбәр итте.

Франциянең элекке колониясе Африканың көнбатышында урнашкан Мали дәүләте хөкүмәте илдәге исламчыларга каршы көрәштә Париждан ярдәм сорады. Биш көн дәвам иткән һава һөҗүмнәреннән соң гаскәрләр җир өсте һөҗүмнәренә күчте. Сишәмбе көнне Франциядә гаскәрләр санын 800дән 2500гә кадәр арттыруын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG