Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең милли оешмалары искечә Яңа елны каршылады


Кунакларны чәк-чәк белән сыйлыйлар
Кунакларны чәк-чәк белән сыйлыйлар

Удмуртиянең халыклар дуслыгы йортында бишенче ел рәттән милли сәясәт министрлыгы милли-мәдәни оешмалар өчен искечә Яңа елны каршы алу кичәсен оештырды.

Милли оешмалар вәкилләре белән зал шыгрым тулы. Быелгы бәйрәмгә Ижаудагы милли оешма вәкилләреннән тыш районнардан да иҗат коллективлары җыелган. Кичәне республиканың милли сәясәт министры Владимир Завалин ачты.

Бу бәйрәмне оештыручылар аны ел саен бик үзенчәлекле итеп әзерли. Быел рус әкиятчесе Ершовның “Конек-Горбунок” әкиятен заманчалаштырып куйганнар. Барлык рольләрне дә милли оешмалар вәкилләре башкарды. Әкиятне татар яшьләре әгъзалары башлады. Удмурт, рус, еврей, мари, әрмән, азәрбайҗан оешмаларында җырга-моңга һәвәс егет-кызларның күплеге сокландырды. Төрле телләрдә җырлар, уеннар, биюләрне күзәтү залдагы тамашачыны шатландырды.
Әкияттән күренеш
Әкияттән күренеш

Концерт програмында да милли оешмалар бик теләп катнашты. Халыклар дуслыгы йорты директоры Алексей Щуклин “Ел саен бәйрәмне үзенчәлекле итеп оештырырга тырышабыз. Бу халыкларны берләштерүгә тагын бер адым”, диде.

Таҗик оешмасы вәкиле Мирзо Умаров та шушындый барлык халыклар җыелуы өчен урын булуына сөенә. “Әлеге бәйрәмдә дә үзара бер оешма вәкилләре генә түгел, барлык милли оешмалар катнаша, күрешә. Бу аралашу күңелгә хуш килә”, диде

Милли сәясәт министрлыгының баш белгече Айрат Гайнетдинов елдан-ел бәйрәм күңеллерәк, оешкан төстә үтүен билгеләде. Айрат Гайнетдинов шушы бәйрәмне татар биюләре белән башланып китүенә дә игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук әле күптән түгел министрлыкның утырышында министр татар оешмасын үрнәк итеп күрсәтүен дә әйтте. Ә инде бәйрәмгә рус әкияте нигезендә тамаша оештыруны, “бергә сөйләшенеп эшләдек” диде.
Тамашачылар да милли киемнәрдән иде
Тамашачылар да милли киемнәрдән иде

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов мөселман календаре буенча мәүлид ае башлануын җиткерде. “Әмма шундый бәйрәмнәрдә дә катнашып, аралашу мөһим”, диде.

Суфия Закирова җырлый
Суфия Закирова җырлый
Быелгы бәйрәмдә татарлар бүлегенә республиканың Можга төбәгеннән килгән иҗат төркеме чыгыш ясады. Суфия Закирова башкаруында җыр күпләр күңелендә озак сакланыр.

Кичәгә Грахово районыннан керәшеннәр дә килгән иде. Алар керәшеннәрнең нардуган бәйрәмнәре турында сөйләде. “Дөрес, яшьләр хәзер күбрәк компьютерны үз итә, элек балалар киенеп, өйдән-өйгә нардуган такмакларын әйтеп йөри иде, хуҗабикәләр аларны татлы ризыклар, пешергән күмәчләр белән сыйлый иде”, дип сөйләде Роза Петрова.
Керәшен оешмасы вәкилләре Роза Петрова һәм Серафима Щербакова (у)
Керәшен оешмасы вәкилләре Роза Петрова һәм Серафима Щербакова (у)
XS
SM
MD
LG