Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин: "Бату хан – татарны берләштерү символы"


Наил Нәбиуллин: "Максатыбыз – татар халкын берләштерү"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

"Бату хан – татарларны берләштерү символы"

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 2013 елны Бату хан елы дип игълан итте. Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин моны "Орда" фильмына бер җавап буларак аңларга кирәк ди һәм Бату ханны татарларны берләштерү символы дип атый.

“Безнең милләтебезгә соңгы арада берләшү һәм консолидация кирәк. Бату хан исә татарларны нәкъ менә берләштерә торган символ. Чөнки Бату хан татар халкы тарихында бер борылыш фигурасы булган. Ул Алтын Урданы төзегән кеше. Алтын Урда дөньяда иң бөек татар дәүләте дип санала.Бүгенге татар халкы нәкъ менә шунда формалашкан. Ә аның сәбәпчесе Бату хан булган. Ул татарларны берләштерүче символ булган”, дип башлады сүзен Наил.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән иде. Наил Нәбиуллин моның белән татар халкының милли үзаңын берникадәр дәрәҗәдә булса да күтәрдек дип уйлый.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге оешма 2013 елны Бату хан елы дип игълан иткәч, кайбер рус телле интернет сайтлары “Татарларның радикаль милләтчеләре 2013 елны Бату хан елы буларак игълан итте. Һәм бу – республикада милли буталчыклыклар китереп чыгарырга мөмкин ”, дип язып чыкты.

Наил Нәбиуллин бу фикернең ялгыш булуын, моның махсус үзләрен түбәнсетү өчен уйлап чыгарылуы турында бәян итте.

“Татар халкы үзенең бөек каһарманнарын белергә тиеш. Без алардан бер дә оялырга тиеш түгел. Шуңа күрә без бу шәхесне күтәрүдән бернинди начарлык та күрмибез. Бату ханның яулап алуларын без Русиянең Чечен республикасына бәреп керүе белән чагыштыра алабыз. Ул вакытта бу сугышны бит конституцион тәртип салу дип әйттеләр. Бу күзлектән караганда Бату хан корган Алтын Урда бер федерация кебек булган, яулап алуларны бер конституцион тәртип урнаштыру дип аңларга кирәк. Без Алтын Урда дәүләтеннән оялмыйбыз, аның тарихы бөек. Һәм Алтын Урданың бөеклеген без быел үзебез оештырачак чаралар белән күрсәтәчәкбез, Бату хан кебек шәхесләребезне күтәрәчәкбез”, диде ул Азатлык сорауларын җаваплап.
XS
SM
MD
LG