Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мэриясе: "Канун Лимоновка "31" чарасын үткәрүне рөхсәт итми"


Мәскәү шәһәр хакимияте оппозиция җитәкчесе Эдуард Лимоновка һәм аның тарафдарларына Триумф мәйданында протест чарасы үткәрүне рөхсәт итү өчен нигез юк дип белдерә.

Шәһәр хакимияте вәкиле Алексей Майоров үзгәртелгән канун соңгы бер елда административ җаваплылыкка тартылган кешеләргә күп халык катнашында чаралар оештыруны тыя, диде.

Лимонов һәм аның тарафдарлары 31 көнле һәр айның соңгы көнендә Триумф мәйданына килә. Шулай итеп алар Конституциянең җыеннар үткәрү хокукын гарантияләүче 31-нче матдәсен үтәүне таләп итә. Шәһәр хакимияте инде берничә ел буе бу чарага рөхсәт бирүдән баш тарта һәм һәр чарада полиция анда катнашучыларны тоткарлый.
XS
SM
MD
LG