Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исерек хәлдә кеше үтергән полиция хезмәтәре шартлы җәзага тартыла


“Зәңгәр чиләкләр” җәмгыяте координаторы Петр Шкуматов Пятигорскида исерек хәлдә машина белән бер хатынны бәреп үтергән элекке полиция хезмәткәре Валерий Копчукка мәхкәмәнең шартлы җәза билгеләвенә ачу белдерде. Ул моны җәмгыятьнең йөзенә төкерү дип атады.

Шкуматов Русиядә өстенлекле катлам булганда бернинди чаралар да исерек йөртүчеләр гаебе белән үлүчеләр санын киметмәячәк, диде.

Узган елның маенда Копчук исерек хәлдә хосусый машинасын йөрткәндә бер хатынны бәргән һәм җинаять урыныннан качып киткән.
XS
SM
MD
LG