Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркияне өйрәнү үзәге ачылды


18 гыйнварда Казанда Русиядә беренче булган Төркияне өйрәнү фәнни-мәгариф үзәге ачылды.

Әлеге үзәк Казан федераль университетында эшләп киләчәк. Моңа кадәр Русия югары уку йортларында төрек теле, мәдәнияте өйрәнелсә дә, тулаем Төркияне өйрәнүче үзәк юк иде. Яңа ачылган үзәктә исә тел, мәдәнияттән кала, Төркиянең сәясәте, тарихы, халыкара мөнәсәбәтләре, икьтисады, банк системасы, хәтта археологиясе дә өйрәнеләчәк.

Ихсан Демирбаш
Ихсан Демирбаш
Үзәкнең ачылуы КФУның Әнкарадагы Юныс Эмре институты белән килешү нәтиҗәсендә булган. “Әлеге институт ярдәме белән дөньяның утыздан артык илендә Төркияне өйрәнү үзәкләре эшләп килә. Хәзер Русиядә дә ачылды. Үзәкнең ачылуы исә биредәге төрек телен укытучыларга, фән эшлекләренә зур ярдәм булып тора”, дип сөйләде Азатлыкка Төркияне өйрәнү үзәге җитәкчесе Ихсан Демирбаш.

Юныс Эмре институты белән Казан федераль университеты килешүе исә 2012 елның сентябрендә төзелгән. Югары уку йортлары арасында киләчәктә фәнни-мәгариф проектлар ашырылачак. Үзәккә төрле өлкәләр буенча Төркиядән белгечләр киләчәк, конференцияләр оештырылачак.

"Әлеге үзәктән чыккан белгечләргә Төркиядә эшләү мөмкинлеге дә булачак", ди Ихсан Демирбаш. Өйрәнү процессында булганнар исә уку, тәҗрибә алу өчен дә Төркиягә бара алачак. Якын арада әлеге үзәк фондына төрле өлкәләр буенча 2500ләп китап китереләчәк. Алар белән Төркия белән һәр кызыксынучы куллана алачак.
XS
SM
MD
LG