Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда балалар белән бәйле җинаятьләр арта


Татарстанда балалар һәм яшүсмерләргә карата кулланылган җинаятьләр арта.
«Аларның саны 2012 елны ике тапкырга күбәйде. Ел дәвамында барлыгы 349 бала зыян күргән, аларның өчтән бере сексуаль җинаятьләр корбаны булган, 26 баланың үлеме криминал белән бәйле», диде Татарстан тикшерү комитеты башлыгы Павел Николаев оешманың еллык утырышында.

Шулай ук «Камаз» оешмасы бинасында яңа туган баланың мәете табылуы, Норлат районында бер хатын-кызның яңа туган кызын үтерүе, Чаллыда «Заман» бассейнында бер малайның суда батуы нигезендәге эшләр мәхкәмәгә җибәрелгән.
XS
SM
MD
LG