Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский: "Урыс телен чүп-чардан арындырырга кирәк"


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский урыс телен чүп-чар һәм чит ил сүзләрдән арындырырга кирәк дип саный.

ЛДПР фиркасе урыс телендәге сүзләр урынына чит ил сүзләрен куллануны тыю турындагы канун өлгесен тәкъдим итәргә планлаштыра. Фирка җитәкчесе Владимир Жириновский әлеге тәртипне бозучыларны зур штрафка тартырга, хәтта эштән куарга кирәк дип саный.

Хәзер әлеге канун өлгесен юристлар тикшерә, ә аннары ул парламентка тәкъдим ителәчәк.

“Без урыс телендә кулланып булган сүзләрне истә тотабыз. Урыс телен чүп-чардан һәм чит ил сүзләреннән арындырырга кирәк”, диде ул.

Мисал өчен, ул менеджерны “приказчик”, интернетны “междусетка”, Твиттерны “щебетун» дип атамакчы.

Әлбәттә, бу беренче чиратка көлке кебек тоелса да, элек тә шовинизм рухы белән сугарылган Жириновский соңгы вакытларда урысларның милләтчел кәефләре артуын сизеп, бу өлкәдә хәрәкәтне арттыра.

Мисал өчен, Русия Дәүләт Думасына сайлау алдыннан ЛДПР сайлауда “Руслар өчен!” шигаре белән катнашачагын әйтте.

“Мин бу сайлауда 25% тавышны Русиянең төп халкы булган урыс халкына таянып җыюыма ышанам. Бүгенге хакимиятнең күп проблемнары шушы көчкә таянмаганга килеп чыга”, диде Жириновский ул чакта.

Журналист Илдар Миргалимов Азатлыкка мондый тәкъдимнәрнең күбесе урысларга ошавын әйткән иде.

“Жириновский – бик зирәк политик. Медведевларга, Путиннарга караганда ул тәҗрибәлерәк. Хәзерге вакытта Русиядә шундый милләтче шигарләргә ихтыяҗ бик зур. Соңгы 20 елда халык милли хис кичерә башлады. Жириновский моннан файдалана”, диде ул.
XS
SM
MD
LG